Минтимер Шәймиев Икътисадый үсеш министры Максим Решетниковның Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашуында катнашты

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында РФ Икътисадый үсеш министры Максим Решетников һәм Төрекмәнстан Милли Генгешының Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов арасында эшлекле очрашу узды. Очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Яклар илләр арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар. Төрекмәнстан икътисадының төрле өлкәләрендә гамәлгә ашырыла торган Россия бизнесы катнашында перспектив проектлар каралды. Максим Решетников Россия катнашында барлык инвестпроектлар да үз актуальлеген саклап калуларын аерым ассызыклады. 

Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» XIII халыкара икътисади саммиты кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International