Казанда Җәмигъ мәчете нигезенә беренче таш салынды

2022 елның 20 мае, җомга

Бүген Казанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Җәмигъ мәчете комплексы төзелеше башлануга багышланган истәлек ташын салу тантанасы үткәрелде. Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россиянең кайбер төбәкләре башлыклары, шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүдә катнашу өчен килгән күпсанлы кунаклар катнашты.

Марат Хөснуллин барлык җыелган кешеләрне истәлекле вакыйга белән котлады. "922 елда татарларның ата-бабалары исламга кушылып, тарихи юлларын сайлаганнар. Бу аларның мәдәни, икътисади һәм сәяси үсешенә көчле этәргеч биргән", - диде ул.

РФ Вице-премьеры билгеләп үткәнчә, бүгенге очрашу тышкы сәяси басым белән бәйле катлаулы шартларда уза. "Әмма безнең гражданнарның бердәмлеге, дини язмаларда беркетелгән иҗтимагый идеаллар бүген дә җәмгыятебезне берләштерә. Ил Президенты Владимир Владимирович Путин Россия мөселманнарының ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карауларын, патриотизм һәм гаделлек идеалларына нык тугры булуларын берничә тапкыр билгеләп үтте. Аның күрсәтмәсе буенча без быел федераль дәрәҗәдә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итәбез. Бу истәлекле дата уңаеннан без сезнең белән бергә 10 мең кешене сыйдырырлык яңа Җәмигъ мәчете торачак урында торабыз. Бүген без төзелеш башлануны символлаштыручы беренче ташны салачакбыз", - дип ассызыклады Марат Хөснуллин.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Җәмигъ мәчетенең иң яхшы проектына халыкара бәйге башланган инде, якын арада барлык вариантлар да каралачак. "Мәчет архитектурасы безнең күп гасырлык үзенчәлекле мәдәниятебезне чагылдырырга, мәһабәт булырга һәм танылырга тиеш", - дип белдерде ул.

Татарстан Президенты сүзләренчә, безнең тарихта мәчетләр төзүнең татар халкы тормышында әһәмятле мизгелләргә бәйле берничә мисал бар. 1767 елда Екатерина II Казанда таш мәчет төзүгә рөхсәт бирә. Бүген шәһәрдә иң борынгы мәчет күренекле татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөртә. Ә 1990 елларда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән Кремльдә Кол Шәриф мәчете төзелә башлады. Хәзер бу - Казанның иң танылган объектларының берсе.

"Бу һәм башка мәчетләрнең җәмәгать иганәләренә төзелүе күренекле. Яңа Җәмигъ мәчете дә искәрмә түгел. Акча җыю белән “Игелек - Доброта” хәйрия фонды шөгыльләнәчәк. Һәр теләгән кеше бу изге эшкә үз өлешен кертә ала. Безнең ватандашларыбызга, бөтен дөнья татарларына, мөселман өммәтенә, битараф булмаган гражданнарга Җәмигъ мәчетен төзүдә актив катнашырга өндим, - диде Татарстан Президенты. -  Кадерле дуслар, Аллаһы Тәгалә догаларыгызны, яңа мәчетне төзүгә ихлас ниятләрегезне кабул итсен, халкыбызның дине ныгысын, эшне башлап җибәрәбез, Аллага тапшырдык".

Үзәк диния нәзарәте рәисе, Россия югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы Равил Гайнетдин, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Альберт Крганов һәм Төньяк Кавказ мөселманнарының Координация үзәге рәисе Исмаил хаҗи Бердиев үз чыгышларында Җәмигъ мәчетен төзүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр.

Җәмигъ мәчете Казан Кремле каршында элеккеге "Кырлай" паркы территориясендә төзеләчәк. Мәчет төзелеше Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча төп чараларның федераль планына кертелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International