Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев һәм Клод-Луи Гальен XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарының шахмат турнирын ачтылар
2013 елның 9 июле, сишәмбе
Бүген XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарында шахмат турнирын ачу тантанасы булды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Халыкара шахмат федерациясе (FIDE) президентының Өлкән киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Халыкара сдудентлар спорты федерациясе (FISU) президенты Клод-Луи Гальен катнаштылар.
Ярышлар “Казан” ат спорты комплексында уза. Беренче турга 46 илдән 100 дән артык спортчы җыелган.
Беренче йөреш хокукы Татарстанның Беренче Президентына ышанып тапшырылды. Минтимер Шәймиев Кытайдан Джао Ксю һәм Швецариядән Десеруа Камиль ярышырга әзерләнгән шахмат тактасында Е2:Е4 символик йөреш ясады.
Шахмат беренче тапкыр 2011 елгы Универсиада программасына өстәмә спорт төре буларак керә. Казандагы 2013 елгы Универсиадада шахмат буенча ярышлар шулай ук өстәмә спорт төре буларак уздырыла.
Минтимер Шәймиев үзенең сәламләү сүзендә, хәзер Бөтендөнья Универсиадаларында шахмат уйныйлар, бу акыллы карар, чөнки балалар кечкенәдән шахмат уйный башлый, мәктәптә дәвам итәләр, студент еллары да шулай ук шахматчының үсеш процессыннан төшеп калырга тиеш түгел, дип белдерде.
Клод-Луи Гальен “Минем Минтимер Шәймиевкә дөнья студентлар спорты үсешенә өлеш кертүе өчен рәхмәт белдерәсем килә, чөнки ул Казандагы Универсиадага нигез салучы”,- дип хәбәр итте.
Ачылу тантанасыннан соң, матбугат конференциясе узды, анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Халыкара студентлар спорты федерациясе президенты Клод-Луи Гальен, ТР шахматлар федерациясе президенты Геннадий Захаров, 2013 елгы Универсиадада шахмат буенча ярышлар директоры Александр Ткачев һәм Россиянең атаклы шахматчысы, шахмат олимпиадасында җиңүче Алисә Галләмова катнаштылар.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз