Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев йөзүче Яна Мартыновага Универсиаданың алтын медален тапшырды
2013 елның 10 июле, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың йөзү буенча ярышларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында булды. Ул 400 метрга йөзү буенча комплекслы финал ярышларында җиңеп чыккан Казан спортчысы Яна Мартыновага алтын медаль тапшырды. Шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе кулыннан көмеш һәм бронза медальләрне Меган Хоуторн (США) һәм Сакико Симидзу (Япония) алдылар.
Татарстанлылар һәрвакыт Яна Мартынова белән горурландылар, менә бүген дә ул үзенең якташларының өметен аклады, аның җиңүе Татарстанда спорт үсешенең югары булуын тагын бер кат исбатлады, дип белдерде Минтимер Шәймиев журналистлар белән әңгәмәсендә.
“Татарстан спортчылары спортның күп төрләре буенча Россия чемпионнары булдылар, аннан соң Европа дәрәҗәсенә чыктылар. Бүген дә шул мизгел җитте, без моңа барыбыз да бик шатбыз. РФ Хөкүмәте һәм Президенты булышлыгы һәм Татарстан җитәкчелегенең тырышлыгы белән бу елларда спортны үстерә һәм спорт корылмаларын төзи алдык. Шуңа күрә безнең барыбыз өчен дә бүген бәйрәм”, - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе.
“Универсиада вакытында без дөньяга ачылабыз, аралашырга өйрәнәбез. Дөньяда цивилизацияләр диалогы, һәм шул диалогны алып бару культурасы бар. Без шул гаять зур һәм бик кирәкле процессларга кушылабыз һәм цивилизацияле дөньяның лаеклы вәкилләре булабыз”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев, республика өчен Универсиаданың әһәмияте турында сөйләшкәндә.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз