Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев һәм Николай Патрушев Болгар музей-саклаулыгында булдылар
2013 елның 14 июле, якшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Республика “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев һәм Россия Федерациясенең Куркынычсызлык Советы секретаре Николай Патрушев Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-саклаулыгында булдылар.
Минтимер Шәймиев Болгарга теплоходта килгән Николай Патрушевны яңа елга вокзалында каршы алды һәм аңа вокзал бинасында урнашкан Болгар цивилизациясе музее экспозициясен күрсәтте.
Аннары Минтимер Шәймиев кунаклар өчен Болгар шәһәрлеге буйлап экскурсия уздырды, борынгы уникаль тарихи һәм мәдәни истәлекләр турында сөйләде, шулай ук “Яңарыш” фонды алып барган “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәре” проектын гамәлгә ашыру кысаларында Болгарда яңадан торгызу һәм реставрацияләү эшләренең барышы белән таныштырды.
Николай Патрушев һәм аны озата йөрүчеләр зур кызыксыну белән Идел буе болгарларының 922 елда рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүе хөрмәтенә куелган Истәлек билгесен, Җамигъ мәчетне, Хан сараен, Һөнәрчелек остаханәләрен, Табиб йортын, Кара һәм Ак палаталарны Кече манараны, Хан төрбәсен, Ак мәчетне һәм Икмәк музеен карадылар. “Болгарның тарихи комплексы белән рәхәтләнеп таныштым. Комплексның киләчәктәге үсешен һәм хезмәткәрләргә уңышлар телим”, - дигән язма калдырган Николай Патрушев Истәлек билгесенең дәрәҗәле кунаклар китабында.
Николай Патрушев шулай ук Зөя утрау-шәһәрендә һәм XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада ярышларында булырга ниятли.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз