Минтимер Шәймиев һәм Николай Патрушев Зөя утрау-шәһәрендә булдылар

2013 елның 15 июле, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Республика “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев һәм Россия Федерациясенең Куркынычсызлык Советы секретаре Николай Патрушев Зөя утрау-шәһәрендә булдылар.

Минтимер Шәймиев Николай Патрушевны “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәре” проектын гамәлгә ашыру кысаларында яңадан торгызылган һәм реставрацияләнгән тарихи истәлекләр белән таныштырды.

Кунаклар Иоанна-Предтеченский монастыреның Троицкий чиркәвен карадылар, Всех Скорбящих Радость соборын реставрацияләү барышын бәяләделәр, сәүдәгәр Каменевның яңадан торгызылган йортында урнашкан кунакханәгә керделәр, “Зөя утрау-шәһәре” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музеенда булдылар. Музейның директоры Артем Силкин Зөяне музейлаштыруның үзенчәлекләре турында сөйләде. Минтимер Шәймиев һәм Николай Патрушев “Путь изразца” күргәзмәсен карадылар, анда Мәскәү янындагы Яңа Иерусалим монастыренда казу эшләре вакытында табылган, шулай ук Түбән Новгород, Казан һәм Зөядә табылган XVI-XIX йөзләргә караган борынгы чынаяк кирпечләр куелган. Зөя Богородице-Успенский ирләр монастыре башлыгы- игумен Силуан кунаклар өчен монастырь буйлап һәм Успенский монастыренда экскурсия уздырды. Соңыннан кунаклар “Атлар сарае” туристик этнография комплексында булдылар.

ТР Президенты ярдәмчесе, ТРның тарихи һәм мәдәни истәлекләрен яңадан торгызу республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова Николай Патрушевка Фондның утраудагы эшчәнлеге, анда дәвам итүче археологик һәм реставрация эшләре турында җентекләп сөйләде.

Николай Патрушев Зөя утрау-шәһәре һәм аның тарихы белән рәхәтләнеп танышуы турында белдерде. ”Монда Россия тарихы һәм мәдәниятенең элементлары саклана, аларны белергә һәм үзебездән соңгы буынга җиткерергә кирәк”,- дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International