Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев Клод-Луи Гальен һәм Олег Матыцин белән очрашты
2013 елның 16 июле, сишәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Халыкара студентлар спорты федерациясе ФИСУ (FISU) президенты Клод-Луи Гальен, Халыкара студентлар спорты федерациясе генераль секретаре Эрик Сайнтронд, Халыкара сдудентлар спорты федерациясенең беренче вице-президенты, Россия студентлар спорты берлеге президенты Олег Матыцин белән очрашты.
Очрашу Минтимер Шәймиевнең көтелмәгән хәбәреннән башланды. “Мин үземнең җиңелүемне танырга тиешмен, Гальен әфәнде, Сез безнең шахмат партиясендә оттыгыз”,-диде ул, 9 июльдә XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарының шахмат турниры ачылышында ясаган беренче йөрешләрен искә алып.
“Без анда бик яхшы уйнадык”,-дип шаяртты Клод-Луи Гальен. “Без Сезнең белән шахмат турнирын ачканда, мин беренче йөрешне аклар белән ясадым, Швецариядән килгән шахматчы өчен, ә Сез каралар белән, Кытай шахматчысы өчен. Кичә без турнирда җиңүчеләрне бүләкләдек, нәтиҗәдә Кытай спортчысы Чжао Ксю җиңде һәм Универсиаданың алтын медален алды. Мин Сезне җиңүегез белән котлыйм”,-дип аңлатты Минтимер Шәймиев. “Рәхмәт, мин моның белән горурланам, чөнки мин гомеремдә беренче тапкыр шахмат уйнадым һәм чемпион булдым”,-дип җавап бирде Клод-Луи Гальен.
Минтимер Шәймиев кунакларга Универсиаданың кичә узган шахмат туры финалы турында сөйләде. Соңыннан очрашуда катнашучылар Казанда тәмамланып килүче Универсиада турында фикер алыштылар.
“Барысы да яхшы бара. Иң мөһиме, кешеләрнең, яшьләрнең күңелләре күтәренке. Универсиада – зур, җаваплы эш, ләкин ул безнең үзебез өчен, яшь буынны тәрбияләү өчен кирәк. Уеннар ике атна бара, ә барлык эшләнгән эшләр Татарстанда кала”,- дип белдерде Минтимер Шәймиев.
“Универсиададан соң Казанда матди мирас кына калмый. Ярышларда катнашучылар арасындагы дуслык бик зур әһәмияткә ия. Минем теләгем шул, Татарстан белән ФИСУ арасында дуслык саклансын иде”, - диде Клод-Луи Гальен.
“Казанда Универсиада иң югары дәрәҗәдә булды, беренче тапкыр шулай төпле, нигезле итеп эшләнде”,- дип билгеләде Эрик Сайнтронд.
Очрашу барышында шулай ук Татарстанның Халыкара студентлар спорты федерациясе белән хезмәттәшлегенең яңа юнәлешләре турында фикер алыштылар.
ТР Пезиденты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз