Минтимер Шәймиев «Шәрыкътән нур» күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр Советы Рәисе, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев «Шәрыкътән нур» күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты, анда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган Бөтенроссия пленэры кысаларында ясалган сәнгать эшләре тәкъдим ителде.

Бөтенроссия пленэры 2022 елның 3-18 августында Идел буе Болгары тарихы һәм мәдәниятына бәйле урыннарда узды. Ул Чуаш Республикасының Шыгырдан авылында ачылып, Болгар, Чабаксар, Биләрдә  дәвам итте.

50 күренекле рәссам, сынлы сәнгать осталары һәм сәнгать һөнәрләре осталары, шул исәптән Россия Сәнгать академиясе академиклары, әгъза-корреспондентлары, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Татарстан Республикасы, Чуаш Республикасы, Краснодар крае, Ставрополь крае, Кырым Республикасы, Дагыстан Республикасы, Свердловск, Пенза, Ярославль, Кострома һәм Киров өлкәләреннән халык һәм атказанган рәссамнар пленэрда ясаган әсәрләрен Исламны кабул итү, Болгар цивилизациясенең барлыкка килүе һәм тормышына багышладылар.

Пленэр һәм күргәзмәне оештыручылар: Россия Сәнгать академиясе, ТР Мәдәният министрлыгы, «Казан Кремле» дәүләт музей-тыюлыгы, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.

Бүген «Казан Кремле» музей-тыюлыгының "Дәүләт оешмалары урнашкан бина" дагы күргәзмәдә 100дән артык эш тәкъдим ителде, алар Болгар борынгы һәйкәлләрен, ислам кабул итү белән бәйле сюжетларны, шулай ук бу урыннарның табигатен чагылдыра. Алар арасында рәсемнәр, графика, сыннар һәм декоратив сәнгать әсәрләре бар. Күргәзмә инде Болгарда (Татарстан), Чабаксарда (Чуашия Республикасы) һәм Симферопольдә (Кырым) булды.

Проектның башкарма директоры, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татаристика һәм мәдәниятне өйрәнү кафедрасы доценты Эльмира Әхмәтшина Минтимер Шәймиевне нәфис әсәрләр белән таныштырды, авторлар турында да, әсәрләрнең барлыкка килү тарихы турында да сөйләде.  

Минтимер Шәймиев 12 августта Бөтенроссия пленэрында катнашучылар белән Болгар тарих-археология комплексында очрашуын искә төшерде. Ул чакта Ак мәчет янында пленэрда катнашучыларның рәсемнәре күргәзмәсен караган иде. Шул ук көнне Болгарда ачык һавада «Кара пулат» операсы күрсәтелде. Опера-риваять рәссамнарны «Шәрыкътән нур» күргәзмәсендә үз урынын тапкан яңа әсәрләргә илһамландырды.

Ачылу тантанасындагы чыгышында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен ирекле кабул итүгә 1100 ел тулуны дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм итүнең әһәмиятен ассызыклады.

"Элек без бу турыда хыяллана да алмый идек. Быел без бу истәлекле датаны бөтен илдә бәйрәм итәбез. Казан үзәгендә, Кремльдә әлеге искиткеч күргәзмәне ачу – ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүнең дәвамы. Моның өчен без ил җитәкчелегенә рәхмәт белдерәбез. Мондый карар кабул итү-күпмилләтле һәм күп конфессияле ил башлыгы Владимир Путинның акыллы һәм төпле адымы", - диде ул.

Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, бүген тәкъдим ителгән сәнгать әсәрләре хәзерге тарихи вакыйганы мәңгеләштерәчәк һәм Болгар тарихын киләчәк буыннар өчен саклап калачак. Ул проектны оештыручыларга һәм катнашучыларга "мондый проектларга Аллаһы Тәгаләнең үзе ярдәм итүен" ассызыклады.

"Балаларны Болгарның изге җиренә алып килү бик әһәмиятле, алар безнең бөек тарихыбызны үз күзләре белән күрсеннәр. Ышанам ки, Болгарда үз халкының тарихы белән кызыксыну уятачак һәм гомере буена балачактан искиткеч истәлек булып калыр", - диде ул.

Ачылу тантанасында шулай ук Россия мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү шәһәре мөфтие, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Альбир Крганов, ТР Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты, фәннәр докторы, профессор Фаяз Хуҗин, ТР халык рәссамы Фәрит Вәлиуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров чыгыш ясады.

Күргәзмәне оештыручылар «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимовка искиткеч оештырылган экспозиция өчен рәхмәт хаты тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International