Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев Болгар музей-саклаулыгында булды
2013 елның 6 августы, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Республика Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-саклаулыгында булды, анда ул “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәре” проекты буенча археологик тикшеренүләр һәм реставрацияләү объектларын карады, гадәттәгечә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясендә катнашты.
Бу акция кысаларындагы балалар бәйрәме бүген “Яңарыш” фонды ярдәме белән май аенда корылган Фестиваль-вакыйгалар комплексында узды.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты ярдәмчесе, ТР тарих һәм мәдәният Һәйкәлләрен яңадан торгызу Республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Спасс муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев хәйрия оешмалары вәкилләре белән бергәләп, районның аз керемле гаиләдән булган беренче сыйныфка барачак 89 балага мәктәп ранецы һәм бүләкләр тапшырдылар.
Минтимер Шәймиев балалар һәм ата-аналар каршында чыгыш ясап, бу матур гадәт бөтен ил буенча бердәнбер, инде җиденче ел бөтен республика, барлык балалар өчен бертөсле шартлар булдырып, балаларны мәктәпкә озата, дип белдерде.
Минтимер Шәймиев шулай ук хәзерге көндә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча, 2013 елгы Универсиада өчен алынган транспорт чараларын һәм җайланмаларын мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренә бүлеп бирү бара, дип хәбәр итте. Ул Болгар музей-саклаулыгына Универсиада Авылыннан 5 электрокар бүләк итте.
ТР Дәүләт Киңәшчесе һәм аны озата йөрүчеләр археологик тикшеренүләр һәм реставрация объектларын карадылар. Алар арасында: ике камералы төрбә һәм шәһәр кырыендагы Көньяк төрбә; Базар мәйданы – Җәмигъ мәчеттән көньяк-көнбатышка таба XIV йөзнең 40-50 елларына караган монументаль корылмалар казылмалары; Җәмигъ мәчет районында XII-XIV йөзләрдәге торак йортлар казылмалары. Шулай ук Хан мунчасы; Көнчыгыш төрбә һәм яңа казылмалар һ.б.
Күргәннәргә нәтиҗә ясап, Минтимер Шәймиев –“Без җир шарының теләсә кайсы ноктасыннан кунакларны яхшы каршы алырга тиешбез. Болгар һәм Зөя тарихи һәйкәлләр һәм туристлык үзәге буларак һәркемне җәлеп итәрлек булырга тиеш”,-диде.
ТР Президенты матбугат үзәге
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз