Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев һәм Григорий Рапота Зөя утрау-шәһәрендә булдылар
2013 елның 14 августы, чәршәмбе
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев һәм Берләшкән дәүләтнең дәүләт секретаре Григорий Рапота Зөя утрау-шәһәрендә булдылар.
Минтимер Шәймиев дәрәҗәле кунакны утрау-шәһәрнең тарихи ядкәрләре һәм “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәре” проектын гамәлгә ашыру кысаларындагы реставрация һәм яңадан торгызу эшләренең барышы белән таныштырды.
Экскурсия елга вокзалыннан башланды. Кунаклар зур кызыксыну белән Россия императоры Павел I катерының төгәл күчермәсен карадылар. Ул Зөя елга вокзалы алдындагы яр буена, XVIII йөз ахыры Казан Адмиралтействосы суднолар төзү үрнәге буларак куелган. Алар шулай ук XVI йөз уртасына кадәр яшәгән татар бистәсенең агач корылмаларын казу эшләрен карадылар.
Минтимер Шәймиев һәм Григорий Рапота шулай ук Троица чиркәвен, Иоанн-Предтеча монастыреның “Всех скорбящих радость” соборында булдылар.
“Зөя утрау-шәһәре” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музееның директор урынбасары Светлана Фролова кунакларга Зөя тарих музееның уникаль экспозицияләрен күрсәтте.
Зөя Богородица-Успение ирләр монастыре башлыгы игумен Силуан кунакларны монастырь ишегалдында йөретте.
Григорий Рапота Братский корпус һәм Успение монастырен карады.
Кунаклар шулай ук “Атлар сарае” туристик этнография комплексында булдылар.
Утрау-шәһәрдә бик зур эш эшләнгән, дип белдерде Григорий Рапота. “ Шундый тарихи комплексны яңадан торгызу – гадәти булмаган эш. Бу туристларны тарту үзәге. Минтимер әфәнде фантастик эш башкарган, ул бик энергияле кеше, бары тик шундый кеше генә мондый йөкне күтәрә ала. Бик шәп!" - дип ассызыклады ул.
Кунакларны ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, Яшел Үзән муниципаль районының башкарма комитет җитәкчесе Александр Тыгин озата йөрделәр.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз