Бүген Казан Кремлендә, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музееның күргәзмә киңлегендә «Тимур Акулов – аны Татарстанның тышкы эшләр министры дип атадылар» күргәзмәсен ачу тантанасы узды. Күргәзмә 1991-2012 елларда Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе, 1995-2011 елларда Тышкы элемтәләр департаменты директоры, 2012-2016 елларда РФ Федераль Союз Дәүләт Думасы депутаты Тимур Акуловның тууына 70 ел тулуга багышланган.
Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин, Россия Герое, очучы Газинур Хәйруллин һәм башкалар катнашты.
Күргәзмәне ачуга шулай ук Тимур Акулов гаиләсе әгъзалары: тол хатыны Фәридә Шәүкәт кызы, уллары Ильяс һәм Надир, оныклары килде.
Тимур Юрьевич Акулов - Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев командасының иң мәгълүм вәкилләренең берсе.
Чыгышында Минтимер Шәймиев: "90 нчы еллар башында, Татарстан мөстәкыйль үсеш юлына баскач, республикага идарә итүнең яңа системасын булдырырга кирәк иде, шуңа күрә беренче тапкыр президентлык институты булдырылды. Мондый дәүләтчелек системасы безнең тарихыбызда әле булмаган. Яңа структуралар булдыру яңа Россия дәүләте барлыкка килү шартларында катлаулы бурычларны хәл итә алырлык яңа кадрлар сайлауны таләп итте. Бу - катлаулы, әмма кирәкле процесс иде, аның барышында без лаеклы җитәкчеләр таба алдык. Аларның берсе Тимур Юрьевич Акулов булды, аның дипломатик эш тәҗрибәсе бар. Ул Татарстанның халыкара элемтәләрен үстерүдә төп рольләрнең берсен уйнады. Ул вакытта Татарстан беренче тапкыр халыкара аренага чыкты. Без дөньяны үзебез өчен ачтык һәм дөнья безнең республиканы күрергә тиеш иде. Тимур Акуловның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә без Татарстанны бөтен дөньяга лаеклы тәкъдим итә алдык. Ул елларда без оештырган Татарстанның дөньяның төрле илләрендәге вәкиллекләре бүгенге көнгә кадәр уңышлы эшли. Ул вакытта без зур юл үттек. Тимур Юрьевич әзерлекле кеше булып чыкты. Көнчыгышны өйрәнүче, гарәп телен генә түгел, Көнчыгыш халыкларының характерын һәм гореф-гадәтләрен дә тирән белгән грамоталы дипломат, ул һәркем белән уртак тел таба алган. Аның ярдәмендә без ислам илләре белән бик яхшы мөнәсәбәтләр булдырдык. Минемчә, бездә ел саен «Kazansummit» уздырылуы, ә быел ул федераль дәрәҗәгә күтәрелде һәм «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы буларак узачак, Тимур Акуловның да зур казанышы бар. Аның дипломатик осталыгының ачык мисалы - 1996 елда Кандагарда тоткында булган Татарстан очучыларын азат итүдә актив катнашу".
"Без аның белән барлыгы 19 ел эшләдек. Ул халыкара мәсьәләләр буенча киңәшче дә, тышкы элемтәләр департаменты директоры да булды, ул вакытта, асылда, республиканың тышкы эшләр министрлыгы ролен башкарды. Шуңа күрә аны Татарстанның тышкы эшләр министры дип атыйлар да иде. Иң мөһиме, ул безнең республика тарихында искиткеч эз калдырды», – дип нәтиҗә ясады Минтимер Шәймиев.
ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Тимур Акулов белән бергә эшләү турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
"Республиканың беренче дипломаты Тимур Юрьевич Акуловны һәрвакыт зур хөрмәт һәм җылылык белән искә алам. Хәзерге вакытта без бу шәхеснең уникальлеген һәм масштабын аңлауны дәвам итәбез. Мине Президент Аппаратына эшкә чакырганда, Президентның ике киңәшчесе бар иде: Рафаэль Сибгат улы Хәкимов – эчке сәясәт буенча, Тимур Юрьевич Акулов – халыкара мәсьәләләр буенча. Без аның белән шунда ук дуслаштык, башкача була да алмас иде, чөнки барлык чит ил сәфәрләрендә, халыкара сәфәрләрдә без икебез дә республика Президентын озата йөрдек. Тимур Юревич олы йөрәкле, киң күңелле, гаять затлы һәм үз һөнәрен тирәнтен белүче кеше иде. Ул батыр һәм кыю кеше иде. Тимур Юрьевич белән эшләгән, аны хәтерләгән һәм бу искиткеч кешене искә алган һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәсем килә", - диде ул.
Әсгать Сәфәров шулай ук күргәзмәне оештыручыларга Тимур Акулов һәм Тышкы элемтәләр департаменты эшчәнлеге турында эчтәлекле экспозицияләре өчен рәхмәт белдерде.
Күргәзмә экспозициясен Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе архивыннан фотосурәтләр, документлар коллекциясе, Тимур Акуловның гаиләсе биргән шәхси бүләкләре, чит ил делегацияләре бүләкләре, шулай ук Т.Ю. Акуловның видеохроника кадрлары һәм интервьюлары тәшкил итә.
Күргәзмә 2022 елда ТР Рәисе Администрациясе инициативасы буенча, ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылган. Аны рус һәм татар телләрендә аудиогид озата бара.