Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев Григорий Рапота өчен борынгы Болгар шәһәре буйлап экскурсия уздырды
2013 елның 15 августы, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Союздаш дәүләтнең дәүләт секретаре Григорий Рапота өчен борынгы Болгар шәһәре буйлап экскурсия уздырды һәм аны бу җирдә сакланган тарих һәм мәдәниятнең уникаль ядкәрләрен яңадан торгызу буенча “Яңарыш” фонды эшчәнлеге белән таныштырды.
Экскурсия Болгар цивилизациясе музее белән берләштерелгән яңа елга вокзалыннан башланды. ТР ФАнең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының археологик тикшеренүләр милли үзәге мөдире Айрат Ситдыйков кунакка музей экспозициясен күрсәтте, Болгар цивилизациясенең барлыкка килүе һәм Идел буе Болгар дәүләте тарихы турында җентекләп сөйләде.
Алга таба Минтимер Шәймиев һәм Григорий Рапота 922 нче елда Идел буе болгарлары тарафыннан рәсми рәвештә ислам динен кабул итүгә багышланган Истәлек билгесендә, Җәмигъ мәчеттә, Хан сараенда, Һөнәрчелек остаханәләрендә, Табиб йортында, Кара һәм Ак пулатларда, Кече манарада, Ак мәчеттә һәм Икмәк музее экспозициясендә булдылар.
Союздаш дәүләтнең дәүләт секретаре экскурсия барышында борынгы шәһәрнең тарихы, Болгар музей-саклаулыгының бүгенгесе һәм киләчәге белән кызыксынып, бик күп сораулар бирде.
Ул экскурсия тәмамланганда үзенең тәэсирләре белән уртаклашты. “Борынгы Болгар шәһәрендә булудан бик тирән тәэсирләр кала һәм ике төрле хис барлыкка килә. Бер яктан, илнең бай тарихына һәм монда башкарылган эшкә соклану. Мин шундый кыска вакыт эчендә, тарихи һәйкәлләрне яңадан торгызу буенча шул кадәр күп эш башкарып булуын көтмәгән идем. Икенче яктан, үзебезнең тарихны бик аз белүдән үзеңдә кимчелек тою. Нәтиҗәдә, аны безгә укырга, укырга һәм укырга дигән фикергә килдем. Монда, Болгарда, бик зур тарихи катлау ачыла, минемчә, ул кешеләргә, укучыларга һәм студентларга билгесез. Бу дөрес түгел, аның турында күбрәк белсеннәр өчен, чара күрергә кирәк”, - дип белдерде ул.
Кунакларны ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев һәм башка рәсми затлар озата йөрделәр.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз