Бүген кич Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Яңарыш: эпос заманча укылышта» фестивале чараларында катнаштылар. Исегезгә төшерәбез, фестиваль Болгарда уза.
Татарстан Рәисе, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, «Яңарыш: эпос заманча укылышта» фестивале куәтләнә бара, ә этномәдәнияткә елдан-ел ихтыяҗ арта бара, диде. Ул фестивальне оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Бу - бик зур хезмәт", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм бүген Болгарда булган һәркемгә рәхмәт белдерде.
Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, җыелганнарны сәламләп, искә төшерде: «Яңарыш: эпос заманча укылышта» фестивален оештыру идеясе нәкъ бер ел элек, нәкъ менә шушы урында, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис либреттосына яшь татар композиторы Эльмир Низамовның «Кара пулат» операсын тыңлаганда барлыкка килде. "Без моңа шаһит булдык, - диде Минтимер Шәймиев. Бу опера-легенда фестивальнең мәгънәсен бик яхшы чагылдыра. Чөнки бу эпик операның либреттосы нигезендә безнең төбәк һәм татар халкы тарихының Болгар чорына караган легенда-риваятьләрне заманча уку ята.
Эпосларда, дастаннарда, легендаларда һәм риваятьләрдә халыкларның күп гасырлык зирәклеге саклана, дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. "Сүз сезнең белән безнең үткәнебез турында бара, бу очракта – бу җирнең дә, ата-бабаларыбызның да үткәне турында. Бу - яңа караш. Болгарны торгызгач, матди яктан рухи яңарышка күчәбез. Һәм бу эшне эзлекле рәвештә башкарачакбыз".
Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, "Зирәклек – изге китап кебек, алмаз кебек, алтын кебек - беркайчан да искерми, актуальлеген югалтмый һәм һәрвакыт кешегә, халыкларга һәм илләргә ярдәм итәргә әзер. Бу зирәклекне, хикмәтне кешеләр, халыклар һәм дәүләтләр файдасына гына куллана белергә кирәк. Безнең «Яңарыш: эпос заманча укылышта» фестиваленең асылы да, мәгънәсе дә нәкъ менә шунда. Безнең чор - төрле халыклар, милләтләр, этник төркемнәр мәдәниятләренең актив диалогы вакыты, тарихи тәҗрибә уртаклашу вакыты, үзара аңлашу кирәклеге вакыты. Шуңа күрә мәдәниятләр диалогы, бигрәк тә безнең күп милләтле, күп конфессияле Россиядә, халыклар бердәмлеген ныгыту һәм Җирдә тынычлык һәм иминлекне саклау эшендә зур әһәмияткә ия".
Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе билгеләп үткәнчә, фестиваль көннәрендә Идел буе болгарларының борынгы башкаласы җирендә безнең замандашларыбыз укылышында төрле халыкларның эпослары, дастаннары, риваятьләре очрашкан.
Бу, шул исәптән, Карелия дәүләт милли театрының «Куллерво» драмасы - «Калевала» эпосы мотивлары буенча, шулай ук Бишкек театрының «Манасчы» драматик хикәясе - кыргыз эпосы «Манас» мотивлары буенча, бу бурят эпосы «Гәсәр» буенча квест – бот, бу Болгария Республикасының Варна шәһәреннән «Завет Хана Кубрата» спектакле, бу Олонхо театры спектакле - «Кыыс дебилийә» Саха-Якутиядән.
Минтимер Шәймиев бу изге җиргә килгән һәркемгә рәхмәт белдерде һәм рухият табу һәм мәдәни мирасның әһәмиятен аңлау шатлыгын уртаклашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев «Кара пулат» операсында (Кара пулат каршындагы амфитеатр) булдылар. Тамаша башланганчы алар Татарстанның әйдәп баручы этно-дизайнерларыннан «Этно-Fashin» милли киемнәр күрсәтүне карадылар.
Моннан тыш, бүген Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның чигелгән картасы» (Болгар цивилизациясе музее) проекты белән танышты. Аңлатмаларны ТР мәдәният министры Ирада Әюпова бирде.
Белешмә өчен:
Фестиваль төрле милләт һәм илләрнең иҗади кешеләрен берләштерү өчен мәйданчык булып тора, ул Россиянең төрле халыкларының мәдәниятен ил эчендә дә, чит илләрдә дә популярлаштыруны алга сөрүгә ярдәм итәчәк. Фестивальдә Россия төбәкләреннән, БДБ илләреннән һәм Азиядән 100гә якын халык сәнгать кәсепләре оешмасы, декоратив-гамәли сәнгать осталары, һөнәрчеләр, дизайнерлар, модельерлар, иҗади берләшмәләр катнашты.
«Яңарыш: эпос заманча укылышта» проекты 2023 елда Президент мәдәни инициативалар фондының беренче грант конкурсында җиңүче булды.
Фестиваль кысаларында ЭТНО:Мәдәният|Мода|Музыка Татарстан халыкларының мәдәни коды этномәдәният буенча чаралар сериясе үткәрелде (дискуссияләр, лекцияләр, матбугат конференцияләре, укыту чыгарылышлары).