Минтимер Шәймиев: «Безгә рухи мирасыбызны тагын да тирәнрәк өйрәнергә кирәк»

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында «Яңарыш: эпос заманча укылышта» фестивале нәтиҗәләре буенча «Яңарыш» республика фондының Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев фестивальдә катнашучыларга һәм оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Алар арасында «Кара пулат» операсының авторлары һәм башкаручылары, Татарстан Республикасы Дәүләт камера хорының сәнгать җитәкчесе, «Мисс Татарстан» ҖЧҖ, «МТ моделс» агентлыгы, Казан халык сәнгать кәсепләре техникумы җитәкчеләре, республика муниципаль районнары башлыклары, ТР Мәдәният министрлыгы, Болгар музей-тыюлыгы, Спас районы администрациясе, «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» ДБУ вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар һ. б.лар бар иде.

«Яңарыш: эпос заманча укылышта» фестивале 15-23 июльдә Болгар музей-тыюлыгында театрлар, иҗат берләшмәләре, декоратив-гамәли сәнгать осталары, халык сәнгать кәсепләре осталары, һөнәрчеләр, дизайнерлар, Россия төбәкләреннән, БДБ илләреннән һәм Азиядән модельерлар катнашында узды. Фестивальнең оештыручылары - ТР Мәдәният министрлыгы һәм «Яңарыш» республика фонды.

Бүген Минтимер Шәймиев үз чыгышында тантанада катнашучыларга зур хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларны бердәм команда дип атады.

"Күптән түгел, 10-12 ел элек, үткәнебезнеискә алсак, без сезнең белән тарихи һәйкәлләрне торгызу белән шөгыльләндек, махсус фонд булдырдык һәм Болгар белән Свияжскны торгыздык. Болар барысы да безнең хәйриячеләр, безнең кешеләр һәм оешмалар, шулай ук Россиянең эре компанияләре тырышлыгы белән башкарылды. Республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм ил җитәкчелеге ярдәме, хәйриячеләр һәм эре һәм кече оешмаларның уртак эше, иҗади интеллигенция катнашында без бергәләп төрле юнәлешләрдә күп нәрсә эшли алуыбызга инандык. Чыннан да, республика уңышлы үсештә. Киләчәккә йөз тотып, эшне белеп, бурычлар куела. Бу безнең күп милләтле халкыбызны берләштерә», - диде ул.

"Ә эшебезнең бер өлешенә килгәндә, бәлки, без әле дә нинди файдалы, перспективалы эш белән шөгыльләнүебезне аңлап бетермибездер. Хәзер шуны аңладык: матди мирасны яңадан торгызганда, без рухи үсешкә зур әһәмият бирергә тиеш. Һәм бу юлы Болгарда «Яңарыш: эпос заманча укылышта» фестивален үткәрүебез очраклы түгел. Чөнки 10 ел эчендә без Болгарның матди яңарышын тәмамладык, хәзер рухи яңарышны торгызырга вакыт. Шуңа күрә, мәсәлән, хәзерге заман укылышында «Кара пулат» опера-легендасы барлыкка килә, ул киң танылу ала. Свияжскта да моның өчен шартлар өлгергән һәм православие линиясе буенча күп эшләр алып барыла. Без киләчәк проектлар турында уйлыйбыз инде. Безнең өчен кадерле булган гасыр мирасын торгызып, без матди булмаган мирасны, шул исәптән борынгы әсәрләрне өйрәнә һәм торгыза башлыйбыз. Безгә рухи мирасыбызны тирәнрәк өйрәнергә, мәдәни мирасның тормышыбыздагы әһәмиятен һәм ролен тирәнрәк аңларга омтылырга кирәк. Мәсәлән, Болгар җирендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын гомуми тану булмас иде, әгәр без Болгарны торгызмасак. Безнең алда хәзер катлаулырак бурычлар, бу рухияткә бәйле, бу чаралар аша һәр кешенең күңеленә барып җитү максатыбыз. Безнең эшебез кызыклы. Болай куәт алып, күп эш башкарырга, ЮНЕСКОның барлык кагыйдәләрен төгәл үтәп, алга таба эшне оештырырга кирәк», – дип йомгаклады Минтимер Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International