Минтимер Шәймиевне туган көне белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл котлады

2024 елның 20 гыйнвары, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты.

Республиканың мөселман һәм православие оешмалары җитәкчеләре Татарстанның Беренче Президентын туган көне белән котларга килделәр, аның бүген туган көне. 

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл исеменнән Минтимер Шәймиевка «Рус православие чиркәвендә Патриархатны торгызуның 100 еллыгы истәлегенә» Рус Православие Чиркәвенең юбилей медален тапшырды.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Минтимер Шәймиевка мөфтиятнең югары бүләген – мөселман өммәте алдындагы зур хезмәтләре өчен Шиһабетдин Мәрҗани орденын тапшырды.

Минтимер Шәймиев дин вәкилләренә котлаулары һәм халыкка тугры хезмәт итүләре өчен рәхмәт белдерде.

"Бергә килгәнегез өчен рәхмәт. Бу безнең тынычлыкта һәм татулыкта яшәвебезнең тагын бер дәлиле. Еллар дәвамында сезнең белән зур юл үттек. Ни генә булмады, әмма без һәрвакыт уртак тел таптык. Бу барыбызга да яхшыга булды: мөселманнар өчен дә, православие динендәгеләр өчен дә. Бу халыкка хезмәт итү, без сезнең белән бергә хезмәт итәбез. Күпме объектларны, кыйммәтле тарихи гыйбадәтханәләрне торгыздык, яңаларын төзүне дәвам итәбез. Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бергә үткәрдек. Мондый үзара аңлашу шатландыра. Бу һәръяклап җиңү юлы. Бу - үзара аңлашу аша иминлеккә ирешү. Бу кыйммәтле тәҗрибәне яңа буыннарга сакларга һәм тапшырырга кирәк", - диде Минтимер Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International