Минтимер Шәймиев СССРның (Россиянең) ЮНЕСКОга керүенә 70 ел тулуга багышланган халыкара конференциядә катнашты

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Бүген «ТИСБИ" идарә университетында СССРның (Россиянең) ЮНЕСКОга керүенә 70 ел тулуга багышланган «Тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендә мәгариф мохитеннән мәгариф экосистемасына күчү» халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды.

Конференциянең пленар утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр Илчесе Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең Җаваплы секретаре Татьяна Довгаленко, РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары Татьяна Ларионова һәм Олег Смолин, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов һ. б. катнашты.

Нотык белән профессор, ЮНЕСКО халыкара кафедрасы мөдире, Россия Федерациясендә ЮНЕСКО ассоциацияләнгән мәктәпләр челтәренең милли координаторы, "ТИСБИ" идарә университеты президенты Нэлла Прусс чыгыш ясады.

ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе җаваплы сәркатибе Татьяна Довгаленко үзенең чыгышында: «ЮНЕСКОның төрле проектларында иң актив катнашучыларның берсе булган Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне Россия Федерациясе комиссиясендә никадәр бәя биргәнебезне әйтергә теләдем. Шуңа күрә Минтимер Шәриповичка да, Рөстәм Нургалиевичка да, хәзерге Администрация командасына да ЮНЕСКО проектларына игътибарлы булулары өчен бик зур рәхмәт».

"1954 елда СССРның Бөекбританиядәге илчесе Яков Малик ЮНЕСКО Уставын имзалады һәм без БМОның мәдәният, фән һәм мәгариф мәсьәләләре буенча махсус учреждениесенә кушылдык. Бүгенге көндә дөньяда конфликтлар һәм проблемалар күп. Сәяси тотрыксызлык фонында ЮНЕСКОның миссиясе, аның Уставында әйтелгәнчә, тынычлык идеясен кешеләрнең аңнарында төпле урын алуы аеруча таләп ителә. Һәм кайвакыт хәтта дөрес тәнкыйтькә карамастан, бу оешма барыбер әйдәп баручы универсаль гуманитар оешма булып кала һәм аның киң мандатының барлык өлкәләрендә халыкара элемтәләрне үстерү һәм киң хезмәттәшлек өчен мәдәниятара, цивилизацияара диалог өчен бик нәтиҗәле мәйданчык булып тора»,- дип дәвам итте Татьяна Довгаленко чыгышын.

Ул ЮНЕСКО штаб-квартирасыннан яңа ассоциацияләнгән мәктәпләргә 15 яңа сертификат алынганын хәбәр итте: "Безнең челтәр яңа әгъзалар белән тулылана. Нэлла Матвеевнага алга таба тантаналы тапшыру өчен сертификатлар бирәм".

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр Илчесе Минтимер Шәймиев СССРның (Россиянең) ЮНЕСКОга керүенең зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады.

"ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе әгъзасы һәм ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр Илчесе буларак, сезнең игътибарыгызны Россиянең ЮНЕСКО белән мөнәсәбәтләренең 70 еллык тарихы халыклар һәм илләр арасында конструктив диалог булдыруда, шулай ук планетада мәдәни төрлелекне саклап калуда уртак тырышлыкларның нәтиҗәлелеген һәм перспективалылыгын раслый. Бу - планета дәрәҗәсендәге бурычлар. Бу - әгәр без үзебезне саклап калырга, милләтләрне саклап калырга телибез икән, барлык илләрнең бурычы. Сезнең белүегезчә, Россиянең ЮНЕСКО белән күпьеллык хезмәттәшлеге Россиянең мәдәни мирас һәйкәлләрен саклау һәм яклау, шулай ук мәгариф, мәдәният, фәнни тикшеренүләр һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендә, тиешле юнәлешләрдәге институтлар булдыру буенча конструктив эшчәнлек булып тора. Бу - киң колачлы проблемалар, бөтен халык мәнфәгатьләренә кагыла», – диде ул.

Минтимер Шәймиев Татарстанның ЮНЕСКО белән узган гасырның 90 нчы елларында башланган хезмәттәшлеге турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, 2010 елда «Яңарыш» республика фондын булдыру хезмәттәшлеккә, бигрәк тә мәдәни мирас һәйкәлләрен саклау һәм яклау буенча яңа этәргеч булды.

"Без хәзер ЮНЕСКО һәм гомумән ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе белән бик тыгыз элемтәдә эшлибез. Шуңа күрә бездә нәкъ менә ЮНЕСКО ассоциацияләнгән мәктәпләре, ЮНЕСКО кафедралары, ЮНЕВОК үзәге белән бәйле юнәлешләр буенча проектлар шактый. Хәзерге вакытта республика ЮНЕСКО объектлары саны буенча илдә лидер булып тора. РФ җитәкчелегенә, Россия Тышкы эшләр министры, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе рәисе Сергей Викторович Лавровка һәм, һичшиксез, комиссиянең җаваплы секретаре Татьяна Евгеньевна Довгаленкога Сез безгә яхшы, игътибарлы, грамоталы ярдәм күрсәткәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә, ул бүген безнең арада", - диде Минтимер Шәймиев.

Конференциядә видеоэлемтә режимында шулай ук чит ил катнашучылары, шул исәптән ЮНЕСКО/ УНИТВИН кафедралары программасы координаторы Инга Нишанян чыгыш ясады.

Конференция 29 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Конференцияне оештыруда Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, ЮНЕСКОның Мәгарифтә мәгълүмати технологияләре институты, ЮНЕСКОның «ТИСБИ» идарә университеты кафедрасы, ЮНЕСКОның Россия Федерациясендәге ассоциацияләнгән мәктәпләр челтәренең милли координация үзәге һ. б. катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International