Минтимер Шәймиев Төркиянең Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз белән очрашты

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз белән очрашты, ул үз вазыйфаларына 2023 елның 1 октябрендә керешкән иде.

Минтимер Шәймиев кунакка «Яңарыш» республика фонды эшчәнлеге турында экспозиция тәкъдим итте. Ул Угуру Йылмазга борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрчеген торгызу, Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу, «Адымнар» күп телле белем бирү комплексларын булдыру буенча Фонд тарафыннан гамәлгә ашырылган проектлар турында сөйләде.

Төркиянең Казандагы Генераль консулы билгеләп үткәнчә, Татарстан – күп милләтле республика, монда тыныч һәм дустанә атмосфера.

"Сез мөселман һәм православие изге урыннарын уңышлы торгызасыз. Мәдәни мирасны саклау өлкәсендә Татарстан безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып тора», – диде Угур Йылмаз.

Ул Минтимер Шәймиевка җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм ТР Дәүләт Киңәшчесенең Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы эшчәнлегенә киләчәктә дә ярдәм итүенә өмет белдерде.

Әңгәмә барышында Минтимер Шәймиев һәм Угур Йылмаз мәдәният, мәгариф, телне һәм тарихи мирасны саклау өлкәсендә уртак проектлар мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International