Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрендә булдылар
2013 елның 12 октябре, шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий Зөя утрау-шәһәрендә булдылар. Анда “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәре” комплекслы программа кысаларында киңкүләмле торгызу эшләре башкарылган, реставрацияләүдән соң аерым православие объектларын тәкъдир итү булды.
Митрополит Анастасий бу тантананы ачты һәм архитектура һәйкәлләрен, аерым алганда, православие чиркәүләрен торгызуга зур көч түгелүен искәртте. Митрополит Мәскәү һәм Бөтен Русь патриархы Кирилл исеменнән Минтимер Шәймиевкә “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәре” комплекслы программасы кысаларында һәйкәлләрне торгызу эшендә катнашкан өчен Рус православие чиркәвенең Дан һәм Намус орденын тапшырды.
“Зөя утрау-шәһәре өч елда үзгәреш кичерде, илнең иң яхшы урыннарының берсенә әйләнде”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Бу эшчәнлек нәтиҗәсендә төбәкнең тарихи мирасы торгызылудан тыш, тәҗрибә туплана, борынгы һәйкәлләрне торгызучы реставраторлар буыны формалаша, дип билгеләп үтте ул. Ул тарихны саклау мөһимлеген искәртеп, Зөя утрау-шәһәре объектларын реставрацияләүдә катнашучыларны бүләкләүгә кереште. Инвесторларга һәм подрядчы оешмалар вәкилләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук митрополит Анастасий Татарстан митрополиясе һәм Казан епархиясе исеменнән бүләкләр тапшырды.
Бу тантананы Минтимер Шәймиев төгәлләде. Ул бу авыр хезмәттә катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм православие дин әһелләре кулыннан алынган бүләкне аларга багышлавын белдерде. ТР Дәүләт киңәшчесе иң авыр этап башлана: чиркәүләр “аякка бастырылды”, хәзер эчен, язуларны торгызу зарурлыгын искәртте. Минтимер Шәймиев “Яңарыш” фондыннан инвесторларга һәм подрядчыларга бүләкләр тапшырды.
Зөя утрау-шәһәренә сәфәр Иоанно-Предтеченский монастыре территориясендә агачлар утырту белән тәмамланды.
ТР Президенты матбугат хезмәте, “Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз