Минтимер Шәймиев Свияжскта «Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама» фестивален ачты

2024 елның 26 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКОның Изге ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев Свияжск утрау-шәһәрчегендә «Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама» фестивален ачты.

Фестиваль ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты, ТР Зеленодольск һәм Спас районнары администрацияләре, шулай ук Болгар музей-тыюлыгы һәм «Свияжск утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы ярдәмендә ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу Республика фонды тарафыннан оештырылды.

Фестиваль ике мәйданчыкта – ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектларында: 26-28 июльдә – Свияжск утрау-шәһәрчегендә, 16-18 августта Болгар тарих-археология комплексында узачак. Фестивальдә Россиянең 10 төбәгеннән вәкилләр катнашачак. Программаның Свияжск өлеше тамашачыларны рус мәдәнияте палитрасы белән таныштыра: рухи һәм фольклор музыкасы, биюләр, рәсем сәнгате, архитектура һәм һөнәрләр. Болгарда гадәттәгечә тамашачылар яратып өлгергән «Кара пулат» операсын XIV гасыр тарихи һәйкәле – Кара палата диварларында - ачык һавада күрсәтәчәкләр, шулай ук ТР Дәүләт камера хорының концерт программасы, Россия төбәкләреннән җырчылар һәм этник төркемнәр чыгышлары тәкъдим ителәчәк, каллиграфия буенча мастер-класслар үткәреләчәк. Фестивальнең тантаналы ачылышы Свияжскның Раштуа мәйданында узды. Фестивальнең идея илһамчысы - Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үз чыгышында билгеләп үткәнчә, узган ел Свияжск утрау-шәһәрчеге музейларында һәм храмнарында 1 миллион 740 кеше булган. "Киләчәктә туризмның әһәмияте артачак. Бу Свияжск мисалында исбатланган. Без инде бу мәсьәләләр буенча белгеч булып барабыз. Республика бу планда күп эшләр башкара. Бу өлкәдә туристларны җәлеп итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк», – дип ассызыклады ул. Минтимер Шәймиев фестивальне оештыручыларга, катнашучыларга, артистларга һәм тамашачыларга рәхмәт белдерде һәм фестивальнең күп милләтле Россия Федерациясенең рухи бердәмлегенең якты үрнәге булачагына ышаныч белдерде. Свияжскта Минтимер Шәймиев шулай ук һөнәрчелек мастер-класслары белән «Балачак патшалыгы» интерактив гаилә мәйданчыгында һәм Богородице-Успенский ирләр монастыреның Никольский чиркәвендә булды. Исегезгә төшерәбез, узган ел «Яңарыш» Республика фонды, ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә, Болгар тарих-археология комплексында иҗат берләшмәләре, декоратив-гамәли сәнгать осталары, халык һөнәрчелеге осталары, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән һөнәрчеләр, модельерлар катнашында «Яңарыш: заманча укылышта эпос» фестивален уздырды. Фестивальнең уңышы көтелгәннәрдән дә артып китте һәм катнашучылар тарафыннан да, күп санлы тамашачылар тарафыннан да югары бәяләнде. Шуңа күрә «Яңарыш» Республика фонды матди булмаган мәдәни мирасны торгызу һәм саклау буенча мондый фестиваль хәрәкәтен дәвам итәргә карар кылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International