Минтимер Шәймиев генерал-полковник Анатолий Сергеев белән очрашты

2024 елның 7 сентябре, шимбә

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Совет һәм Россия хәрби җитәкчесе, генерал-полковник Анатолий Сергеев белән очрашты.

Анатолий Ипатович Сергеев Идел буе-Урал (1991-1992) һәм Идел буе (1992-2001) хәрби округлары гаскәрләре командующие була, 2002 елдан отставкада. Очрашу барышында генерал-полковник Казан Суворов хәрби училищесының 80 еллыгына багышланган тантаналы чара турындагы тәэсирләре белән уртаклашты.

Очрашуда Казан СХУ башлыгы Валерий Миронченко катнашты. Ул Минтимер Шәймиевка «Казан Суворов хәрби училищесына 80 ел» истәлекле тамгасын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International