Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанда Лев Овруцкийның “Беседы с Минтимером Шаймиевым” китабы тәкъдим ителде
2013 елның 23 октябре, чәршәмбе
Бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында Лев Овруцкийның “Беседы с Минтимером Шаймиевым” китабы презентацияләнде. Чарада Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Ирек Миннәхмәтов, авторның тормыш иптәше Александра Бальцер, аның кызы Яна Овруцкая һәм башка шәхесләр катнашты.
“Беседы с Минтимером Шаймиевым” хезмәте – 2012 нче елның гыйнварыннан маена кадәр Овруцкийның Минтимер Шәймиев белән шәхси очрашулары нәтиҗәсе. Танылган Казан публицисты, тарихчы һәм сәясәт күзәтүчесе Лев Овруцкий атнасына бер тапкыр Минтимер Шәймиев белән очрашып, аңа үзен кызыксындырган сорауларын бирә торган булган. Китапның үзенчәлеге шунда ки: бу Минтимер Шәймиевнең Овруцкийга биргән интервьюсы түгел, ә ике әңгәмәдәшнең кызыклы, фәлсәфи әңгәмәсе, уйланулары. Аларның һәркайсы республика һәм ил өчен хәлиткеч булган узган гасырның 90 нчы еллар вакыйгасына, ул чордагы җитәкчеләр һәм сәяси лидерлар эшчәнлегенә, милли телләрне саклау, икътисад, мәдәният, дин, спорт үсеше, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу мәсьәләләренә карата үз фикере белән уртаклаша.
Лев Овруцкий бу китап өстендә гомеренең соңгы көннәренә кадәр эшли. Үзенең авыруын ахыргача сер итеп саклый, эшен төгәлли алмаячагын аңлап, ул моны кызы Яна Овруцкаяга йөкли. 2012 нче елның 1 нче октябрендә ул күзләрен мәңгелеккә йома.
Минтимер Шәймиев Лев Овруцкий өчен октябрь аеның язмышында мөһим ай булуын билгеләп узды: 2012 нче елның 1 нче октябре аны якты дөньядан алып китте, ә 27 нче октябрь көнне аның туган көне. “Әлеге китапны презентацияләү мөмкинлеге тууга, без авторның тормыш иптәше Александра ханым теләге буенча бу чараны октябрь аена билгеләдек”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев.
Минтимер Шәймиев хатирәләрен яңартып, Лев Овруцкийның очрашып әңгәмә кору өчен үзенә мөрәҗәгать итүен искәртеп узды. “Сез мине кабул итәргә ризалашмасагыз да, мин Сезнең турыда барыбер китап язар идем. Мин һәрвакыт сезнең эшчәнлеккә бәя биреп килдем, тәнкыйтьләдем, әмма кайсыдыр очракларда ялгышу ихтималлыгын күздә тоттым, шуңа күрә очрашу сорадым”, дигән иде Овруцкий”, - дип искәртеп узды ул. Моңа кадәр Овруцкийның республиканың беренче Президентыннан бер дә интервью алганы булмаган. Дәүләт киңәшчесе фикеренчә, Овруцкий шактый тәвәккәл, үз-үзенә нык ышанучан, җаваплы шәхес булган. “Мин моңа үзем берничә кат инанганым булды. Узган елның февраль аеннан алып, май аена кадәр ул минем белән әңгәмә кору юлын таба белде. Минем эшчәнлекне һәрвакыт күзәтеп, бәя биреп барса да, хаталанудан да курыккан, “бәлкем кайсыдыр мәсьәләләрне дөрес аңлап бетермимдер, ялгышамдыр”, дип үз-үзенә сорау биргән, шуңа күрә ул үзендә җаваплылык булуын тойган. Минемчә, чын журналист нәкъ менә шундый булырга тиеш”, – дип билгеләп узды Минтимер Шәймиев.
“Лев Овруцкийның үлеменнән соң без Яна белән ул биргән барлык сорауларны ничек бар, шулай калдырырга килештек, бернинди төзәтмәләр дә кертмәдек”, - дип белдерде Дәүләт киңәшчесе. “Мин аңа карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булдым, шулай да аның бәяләмәләре, фикер-нәтиҗәләре белән һәрвакытта да килешеп тә бетмәдем. Әмма аңа ышанмый мөмкин түгел иде. Мин хәзер аның күп мәсьәләләрдә хаклы булганына инанам”, - дип билгеләп узды Минтимер Шәймиев.
Татар китап нәшриятында әлеге китап 3 мең данә тираж белән дөнья күрде. Аның редакторлары – Яна Овруцкая һәм ТР Президенты матбугат хезмәтенең баш киңәшчесе Нурсөя Шәйдуллина. Татар китап нәшрияты директоры Дамир Шакиров хәбәр иткәнчә, китапны өстәмә тираж белән бастырып чыгару да ниятләнә. Аның 1,5 мең данәсе республика китапханәләренә өләшенәчәк.
Авторның тормыш иптәше Александра Бальцер презентациягә килеп, китапка карата кызыксыну белдергән барлык кешеләргә рәхмәтен ирештерде. “Мин шундый үзенчәлекле шәхес белән гомер кичерүемә бик шатмын. Моның белән бик горурланам. Аның күптәннән Минтимер Шәймиев турында китап язарга теләгәнен белеп яшәдем. Лев Мирович Сезне бик хөрмәт итә һәм югары бәяли иде. Татар халкына ихтирам хисен кайтару өчен зур тырышлык куйганыгызны танып яшәде”, - дип белдерде Александра Бальцер.
Яна Овруцкая әтисе белән эшләү хыялының күптәннән яшәвен билгеләп узды. “Бу аның минем исемем куелган беренче китабы. Миңа бу эштә катнашырга туры килер дип башыма да килмәгән иде. Ул авырый башлагач, бу эшне миңа төгәлләргә туры киләчәк, дип әйтте”, - дип хатирәләре белән уртаклашты авторның кызы һәм бу китапның укучылар өчен кызыклы булачагын өметләрен баглады.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз