Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев ИРСИКА генераль директоры Халит Эрен белән очрашты
2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте фәнни-тикшеренү үзәге (ИРСИКА) генераль директоры Халит Эрен белән очрашты.
ИРСИКА инде күп еллар дәвамында ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР ФАнең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән хезмәттәшлек итә. Халит Эрен Татарстан Республикасында берничә тапкыр булды: “Бөек Идел юлы” халыкара конференциясен, “Идел-Урал төбәгендә ислам культурасы” халыкара симпозиумын әзерләү һәм уздыруда актив катнашты. 2010 елда ул Казанга “Татар тарихы һәм цивилизациясе” исемле академик басманы инглиз телендә тәкъдир итү тантанасына килде. 2012 елда татар дин эшлеклеләренең “Милли үзенчәлек һәм дин” исемле III Бөтенроссия форумында һәм “Изге Болгар җыены”нда катнашты.
Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасына игътибары өчен Халит Эренга рәхмәт белдерде һәм ИРСИКА Татарстанны ислам дөньясына лаеклы рәвештә тәкъдим итүгә ярдәм итте, дип ассызыклады.
Халит Эрен Казанга кичә Уфадан килүен, анда Мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте оешуга 225 ел тулуга багышланган тантаналы чараларда катнашуын хәбәр итте. Ул шулай ук кичә ИРСИКА белән Казан федераль университеты арасында хезмәттәшлек итү турында Килешү имзалануы турында сөйләде.
Минтимер Шәймиев кунакка “Яңарыш” республика фонды эшчәнлегендәге яңалыклар, Болгарда тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен яңадан торгызу эшләренең барышы белән таныштырды, бу елның май аенда ачылган Болгар цивилизациясе музее хакында сөйләде һәм Халит Эренны тагын бер тапкыр борынгы Болгар шәһәренә чакырды.
Очрашуда ТР ФАнең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов катнашты.
Очрашудан соң Халит Эрен һәм Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте фәнни-тикшеренү үзәгенең башка вәкилләре Казан Кремлендә “Татар мәдәниятендә кульязма Коръән" күргәзмәсендә, Кол Шәриф мәчетендәге ислам мәдәнияте музеенда һәм “Эрмитаж-Казан” күргәзмә үзәгендә “Француз импрессионистлары һәм аларның чоры” күргәзмәсендә, шулай ук ТР ФАнең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында булдылар.
Белешмә өчен:
Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте (ИРСИКА) 1980 елда мөселман фәне үсешенә ярдәм итү һәм ислам илләре арасында гуманитар элемтәләрне ныгыту өчен оештырыла. Ислам Хезмәттәшлек Оешмасының мөстәкыйль органы санала.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз