Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев “Мицуи” япон компаниясе вәкилләре белән очрашты
2013 елның 28 октябре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Мицуи” (Япония) компаниясе вәкилләре белән очрашты: проектларны үстерү буенча башкарма директор Сугавара Масато, Индустриаль проектлар департаменты генераль менеджеры Исии Есихико, проектларны үстерү буенча өлкән менеджер Накадзима Каори, Индустриаль проектлар департаменты менеджеры Марат Халилюлин белән.
“Мицуи” компаниясе делегациясе Татарстанга “Казаноргсинтез” ААҖ оешуга 55 ел һәм беренче продукция чыгаруга 50 ел тулуга багышланган юбилей чараларында катнашу өчен килде. “Мицуи” компаниясе белән “Казаноргсинтез” ААҖ ен күпьеллык хезмәттәшлек бәйли, мәсәлән, 2005 елда бисфенол һәм поликарбонат җитештерүче комплекс булдыру буенча проект бергә гамәлгә ашырыла.
Сугавара Масато ТР Дәүләт Киңәшчесенә очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм Такэхиро Тогодан изге теләкләр җиткерде, ә ул Татарстанда берничә тапкыр булган һәм Минтимер Шәймиев белән Япониянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле, һәм шулай ук “Мицуи” стратегик тикшеренүләр институтының Өлкән киңәшчесе сыйфатында очрашкан булган. Минтимер Шәймиев Тахэкиро Того белән хәзер дә, Татарстан белән Япония өчен файдалы булган уртак эшчәнлек вакытында алар арасында туган эшлекле һәм дустанә мөнәсәбәттә булуын белдерде.
Очрашу барышында “Мицуи” белән Татарстан компанияләренең хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Минтимер Шәймиев кунакларга Татарстанның хәзерге социаль-икътисади үсеш үзенчәлекләре һәм яңа инновацион проектлар турында сөйләде, аларда Татарстанлылар ышанычын яулаган “Мицуи” компаниясенең дә катнашу мөмкинлеге бар.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз