Минтимер Шәймиев «Сетевая компания" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев белән очрашты

2024 елның 20 декабре, җомга

Бүген, Энергетик көне алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фонды рәисе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев белән очрашты.

Минтимер Шәймиев Илшат Фәрдиевне һөнәри бәйрәме белән генә түгел, ә Татарстан Республикасы энергосистемасындагы эшчәнлегенең 25 еллыгы белән дә котлады.

Ул шулай ук 2022 елда «Яңарыш» республика фондының «Сетевая компания» ААҖ ярдәме белән «Кара пулат» опера-легендасын Болгардагы Кара палата фонында ачык һавада күрсәтү идеясен тормышка ашыруын искәртте. "Сетевая компания" борынгы һәйкәл диварларында яктылык визуализациясе эффектын тудыручы уникаль аппаратураның өзлексез эшләвен тәэмин итте. Тамашачылар соравы буенча, «Кара Пулат» спектакле 2023 һәм 2024 еллар җәендә күрсәтелде.

ТР Дәүләт Киңәшчесе «Сетевая компания» ААҖ генераль директорына Рәхмәт хаты һәм «Яңарыш» республика фондының Хәйриячеләр китабын тапшырды.

Әңгәмә барышында Илшат Фәрдиев Минтимер Шәймиевка «Сетевая компания»нең 2024 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде. "Узган - 2023 ел белән чагыштырганда, 2024 елда электр энергиясен куллану 5 процентка арткан. Бу эре компанияләр, КАМАЗ, бу нефть химиясе, бу металлургия плюс автомобиль төзелеше. Ягъни үсеш бик зур, Татарстан барлык төбәкләр арасында электр энергиясен куллану өлкәсендә лидер булып тора. Быел 20 миллиард кВт/сәгатьтән артык электр энергиясе кулланылды", - дип билгеләп үтте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International