Минтимер Шәймиев «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия гамәлендә катнашты

2025 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия гамәлендә катнашты. Аны «Теләкләр чыршысы» янында балалар – «Беренчеләр хәрәкәте» федераль яшьләр оешмасы әгъзалары, «Адымнар» кхптелле белем бирү комплексы укучылары каршы алды.

Минтимер Шәймиев чыршыдан театрның сәхнә артын күрергә хыялланган 7 яшьлек Арсений, шулай ук әтиләре махсус хәрби операциядә катнашкан апалы-сеңелле Мирослава (13 яшь) һәм Полина (16 яшь) теләкләре язылган открыткаларны алды.

Минтимер Шәймиев тиздән балаларның теләкләрен үтәргә вәгъдә итте. Ул шулай ук татарстанлыларны Яңа ел белән котлады һәм елның бөтен күпмилләтле халкыбыз өчен уңышлы булуын теләде.

Белешмә өчен.
«Теләкләр чыршысы» хәйрия гамәле 2018 елдан бирле бөтен Россия буенча үткәрелә һәм ел саен изге гамәлләр кылырга әзер булган меңләгән кешене берләштерә. Әлеге гамәл ярдәмендә теләгән һәркем «мәрхәмәтле тылсымчы»га әверелергә һәм яшь хыялланучының Яңа ел теләген үтәргә мөмкин.

Быел «Теләкләр чыршысы" 2024 елның 15 ноябреннән 2025 елның 28 февраленә кадәр уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International