Минтимер Шәймиев Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантанада катнашты

2025 елның 7 марты, җомга

Бүген Казанда, Камал исемендәге театрның яңа бинасында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм тантанасы узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, хатын-кызлар - теләсә кайсы гаиләнең нигезе, мәхәббәт, кайгырту һәм ярдәм чыганагы. "Халыкара хатын-кызлар көне - кешелекнең гүзәл өлешенә танылу, соклану һәм хөрмәт сүзләре җиткерүнең тагын бер сәбәбе. Сезнең һәрберегез уникаль. Сезнең энергиягез, максатчанлыгыгыз һәм профессиональлегегез республикабызны уңышлы чәчәк атуга китерә», - диде Татарстан Республикасы Рәисе.

Россиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елында һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгында Рөстәм Миңнеханов хатын-кыз ветераннарга тирән рәхмәтен белдерде: «Алгы сызыктагы батырлыклары, тылдагы фидакарь хезмәтләре аркасында илебез ул дәһшәтле елларда нык торды».

Республика Рәисе хәрби хезмәткәрләрнең әниләренә чын патриотлар, үз Ватанының тугры уллары тәрбияләгәннәре өчен аерым рәхмәт белдерде. "Сезнең балаларыгыз - бүген илебезне яклап чыккан чын геройлар. Хәрбиләрнең хатыннарына да аерым мөрәҗәгать итәм. Нәкъ менә сез үз ирләрегез өчен ышанычлы тыл булып торасыз, ул аларга ныклык һәм рух көчен сакларга мөмкинлек бирә. Тугрылыгыгыз һәм мәхәббәтегез өчен рәхмәт», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләре тапшырды. Республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан күп балалы әниләр «Ата-ана даны» ордены медальләре һәм «Ана даны - Материнская Слава» медальләре белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International