Экскурсиядә шулай ук Федерация Советы Комитетының бюджет һәм финанс базарлары буенча әгъзасы, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органы вәкиле Сергей Батин, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин катнашты.
Бүген "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында, Илһам Шакиров исемендәге залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.