Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев Россия Иҗтимагый телевидениесе Советы утырышында катнашты
2013 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Иҗтимагый телевидениесе Советы утырышында катнашты, ул үзенең тапшыруларын быел май аенда башлаган иде. Искә төшерәбез, Минтимер Шәймиев Иҗтимагый телевидение Советы әгъзасы санала.
Утырыш башланыр алдыннан Совет әгъзалары Россия Иҗтимагый телевидениесенең (ОТР) яңа телевизион-техник комплексы белән таныштылар. Алар яңа канал эшчәнлеген оештыру буенча ОТР җитәкчелеге эшен югары бәяләделәр.
Утырышта Совет әгъзалары ОТР генераль директоры, Халыкара радио һәм телевидение академиясе президенты Анатолий Лысенконың каналның яртыеллык тапшыру нәтиҗәләре хакында докладын тыңладылар. Аннан соң Совет әгъзалары каналның бүгенге эшчәнлеге һәм киләчәктәге бурычлары турында фикер алыштылар.
ТР Дәүләт Киңәшчесе үзенең чыгышында яңа телеканал барлыкка килүнең зур рухи әһәмиятен билгеләде. Ул ОТР Россиянең күп милләтле халкы проблемаларына якын булырга тиеш, дип ассызыклады.
Утырыштан соң, телеканал җитәкчелеге үтенече буенча, Минтимер Шәймиевнең Анатолий Лысенко белән аерым очрашуы узды.
Аннан соң Минтимер Шәймиев ОТРның “История в лицах” программасына интервью бирде, Татарстанның заманча социаль-икътисади үсеше, милләтара проблемаларны хәл итү юллары, республиканың тарихи мирасын саклау турындагы сорауларга җавап бирде.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз