Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Бөек княгиня Мария Владимировна Минтимер Шәймиевне I дәрәҗә Изге Анна ордены белән бүләкләде
2013 елның 12 ноябре, сишәмбе
Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән Россия император йорты җитәкчесе бөек княгиня Мария Владимировна очрашты.
Бөек княгиня кичә Татарстанга килде һәм Зөя утрау-шәһәрчегендә булырга өлгерде. Ул Минтимер Шәймиевкә Зөя утрау-шәһәрчегендә алган хис-кичерешләре турында сөйләде. “Бу искиткеч”, - диде ул.
Аны Болгар шәһәрен һәм Зөя утрау-шәһәрчеген торгызу проекты кызыксындырган. Минтимер Шәймиев дәрәҗәле кунакка резиденция холлында “Мәдәни мирас –Зөя утрау-шәһәрчеге һәм Борынгы Болгар шәһәре” проектына багышланган стендларны һәм макетларны кулланып бу шәһәрләрнең тарихы, торгызу эшләре барышы һәм ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды эшчәнлеге хакында сөйләде.
Бөек княгиня бу изге урыннар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кердеме дип кызыксынды. Минтимер Шәймиев бу юнәлештә эш алып барыла, дип белдерде. “Үзем күргәннән соң, аларның ЮНЕСКО исемлегенә керәчәгенә шикләнмим”, - диде Мария Владимировна.
Аннары хуҗалар һәм кунаклар залда чәй табыны артында төрле темалар буенча фикер алышты. Шулай ук яклар Россиядәге сәяси вәзгыять буенча фикерләште. Очрашуда Татарстан Республиксы ягыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм ТР Дәүләт киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Евгений Гришин катнашты.
Татарстанда тормыш гөрли, диде Минтимер Шәймиев.
“Аның шулай булуы сизелә, - дип шәрехләде бөек княгиня, - күпләрнең сезгә өйрәнергә киләсе килә. Татарстанда булуыма шатмын”.
Мария Владимировна Татарстан җитәкчелегенә конфессияләр арасында баланс саклануы өчен рәхмәт белдерде. “Сез күпләр өчен үрнәк. Сезнең белән оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз горурлана ала”, - диде ул Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итеп.
ТР Дәүләт киңәшчесе бөек княгиняны җәй көне Болгарга сәфәр кылырга чакырды, анда дөньяда иң зур басма Коръән булуын билгеләп үтте.
Очрашу ахырында бөек княгиня Минтимер Шәймиевкә җылы каршы алулары өчен рәхмәт белдерде. Ул император йорты ягыннан хөрмәт һәм игътибар билгесе буларак ТР Дәүләт киңәшчесенә орден һәм билге тапшырды. Аерым алганда, бөек княгиня Мария Владимировна Минтимер Шәймиевне I дәрәҗә Изге Анна ордены белән бүләкләде. Шулай ук ул аңа тагын ике медаль һәм китаплар тапшырды.
Минтимер Шәймиев үз чиратында Мария Владимировнага Казан Мәрьям ана иконасын һәм татар халык костюмын кигән курчакны тәкъдим итте.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз