Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков белән очрашты
2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстанга эшлекле визит белән килгән Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков белән очрашты.
Михаил Шмаков бүген борынгы Болгар шәһәрендә булды һәм Болгар тарих-архитектура саклаулыгында булган экскурсиядән алган тәэсирләре белән уртаклашты. Ул тарихи истәлекләрне яңадан торгызу һәм реставрацияләү белән бергә, борынгы шәһәрне яңартуга зур игътибар бирелүенә соклануын белдерде, яңа корылмалар – Ак мәчет, Икмәк музее, Болгар цивилизациясе музее белән тоташкан Елга вокзалы барлыкка килүен аерым билгеләде. “Бу искиткеч, заманча музейда мин хәзерге Росссия территориясендә исламны кабул итү тарихы турында күп яңалык белдем, руслар православиене кабул итүгә караганда, ислам Идел буе болгарлары тарафыннан ярты гасырга иртәрәк кабул ителгән”,-дип ассызыклады ул.
“Яңарыш” Республика Фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Михаил Шмаковка Фондның “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәре” проектын гамәлгә ашыру буенча эшчәнлеге турында сөйләде.
Михаил Шмаков Минтимер Шәймиевкә Чаллы шәһәрендә, “КамАЗ” ААҖнең җитештерү коллективында ике көнлек эшлекле очрашуда булуы турында сөйләде.
Очрашу барышында Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе белән Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
Очрашуда шулай ук ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, “Яңарыш” Фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз