Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Җиңү паркында булды һәм Дан Мемориалы Колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салды. Тантанада шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Җиңү Паркы капкасында кунакларны «Юнармия» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәте һәм башка иҗтимагый патриотик һәм яшьләр оешмалары вәкилләре каршы алды.
Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм Алексей Песошин, Мәңгелек утка чәчәкләр салып, һәлак булган совет сугышчыларын искә алдылар. Бер минут тынлыктан соң Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады. Марш белән Казан гарнизонының почет каравылы ротасы үтте.
Бәйрәм көнендә Казан авиация заводы һәм Казан вертолетлар заводы вәкилләре Җиңү паркы экспозициясендә тәкъдим ителгән легендар самолетлар һәм әйләнмәле канатлы машиналар турында сөйләделәр.
Аннары һәлак булган сугышчыларның Аналары һәм Тол хатыннары монументына, Совет Солдаты Монументына чәчәкләр салдылар.
Республика Рәисен шулай ук Җиңү паркында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан җыелган Россия Хәрби-Диңгез флоты ветераннары, «Татарстан Республикасы Диңгез җыелышы» иҗтимагый оешмасы әгъзалары сәламләде. Диңгезчеләр гадәттәгечә паркта К-403 «Казан» су асты көймәсе янында җыела. Истәлеккә дип фотога төштеләр.
Казан гарнизоны гаскәрләренең тантаналы узуы булачак Меңьеллык мәйданына Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев «Җиңү» автомобилендә юл тоттылар.