Рөстәм Миңнеханов һәм Вагит Алекперов социаль һәм мәдәни проектларда җиңүчеләрне бүләкләделәр

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда “РИТЭК” ААҖ белән “Лукойл” хәйрия фондының IV социаль һәм мәдәни конкурсына нәтиҗә ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Конкурс “Экология”, “Туган як”, “Мәдәният һәм спорт”, “Изгелек” номинацияләре буенча узды. Быел конкурс комиссиясенә ТР ның 45 муниципаль берәмлегеннән 600 проект тәкъдим ителде. 140 ка якын проект авторлары җиңүгә иреште.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Лукойл” нефть компаниясе президенты Вагит Алекперов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, “Лукойл” ААҖ һәм “РИТЭК” ААҖ Директорлар советлары рәисе Валерий Грайфер һ.б катнашты.

Вагит Алекперов тантанада катнашучыларны сәламләде һәм быел нефть кломпаниясе хәйрия фондының һәм берләшкән профсоюз оешмаларының 20 еллыгын билгеләп уза, дип белдерде. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка компаниягә һәм аның социаль проектларны гаәмлгә ашыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

“Без бу конкурска 4 нче тапкыр нәтиҗә ясыйбыз. Анда бөтен республика катнаша, бу грантларның нәтиҗәле икәнлеген күрәбез. “Лукойл” – безнең стратегик партнер. Компания – республикада җитештерелә торган машина төзелеше продукциясен кулланучы. “Лукойл” Татарстан базарларын сыйфатлы нефть продуктлары белән даими тәэмин итүче. Безнең уртак проектларыбыз күп. “Лукойл”ның “чәчәк атачагына”, безнең проектларның уңышлы булачагына ышанабыз”, - диде ул тантанада ясаган чыгышында.

Рөстәм Миңнеханов белән Вагит Алекперов конкурсның “Туган як” номинациясендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Бу номинациядә Балык бистәсе районының “Хәлфә бабай чишмәсен торгызу” проекты иң күп тавыш җыйган.

“Экология” номинациясендә абсолют җиңүчене Минтимер Шәймиев һәм Валерий Грайфер бүләкләде. Беренчелеккә Казанның “Егоза” психология-педагогика үзәге тәкъдим иткән “Яшь шәһәрле мәктәбе” проекты чыкты.

“Шәхес формалашу процессы бара, яшькә карамастан, үзен күрсәтү мөмкинлеге ачыла. Бу балалар өчен бик мөһим: безне нинди проблемалар урап алганы хакында уйлан, игътибар ит һәм үз проектынны тәкъдим ит. “Лукойл” компаниясе шундый мөмкинлек ачты. Үз проектын тәкъдим иткән һәм җиңгән баланың шатлануын күз алдына китерегез. Әгәр яшьләр үз эшчәнлегендә нигәдер ирешкән икән, киләчәктә җиңүгә һәм уңышка ирешү өчен көрәшәчәк. Бу көчлеләр өчен юл ача. Алар артыннан башкалар да иярә”, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының әһәмияте хакында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International