Минтимер Шәймиев ТР "Белем" мәгариф музеена китаплар бүләк итте

2025 елның 13 августы, чәршәмбе

Бүген Казанда «Белем» мәгариф музее ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Музей КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының беренче катында урнашкан.

"Бүген әһәмиятле вакыйга. Без укытучы һөнәренең абруен күтәрергә тиеш. Бу кешеләр безнең киләчәгебезне формалаштыралар. Биредә, безнең иң зур педагоглар әзерләү үзәгендә, мәгариф музее ачыла. Аны төзегәндә без тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә, укытучылар династиясенә таянып эш иттек. Барыгызны да шушы вакыйга белән котлыйм", - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе чарада катнашучыларга.

Аннары Рөстәм Миңнеханов музей экспозициясе белән танышты. Яңа киңлек Татарстан Республикасы территориясендә мәгариф үсешен чагылдыра, урта гасырлар чорыннан алып бүгенге көнгә кадәр озак вакытны үз эченә ала.

Рөстәм Миңнеханов музейга татар язучысы-прозаигы Әмирхан Ениики китабын һәм рус әдәбияты классигы Александр Пушкин әсәрләре җыентыгын тапшырды.

Минтимер Шәймиев «Яңарыш» республика фондының 15 еллыгына багышланган «Яңарыш. Иҗат. Мирас» басмасын һәм Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» балалар китабын бүләк итте.

"Яңарыш" республика фонды" эшчәнлегенең 15 еллыгына багышланган "Яңарыш. Иҗат. Мирас" китабы ТР Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиевтан бүләк язуы белән. Анда ул ассызыклаганча, тормышта ул кешеләр файдасына эшли алган күп нәрсәләр балачак хыяллары белән билгеләнгән, шул исәптән бу китапта бәян ителгәннәрнең барысы да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International