Минтимер Шәймиев ТР Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды эшендә катнашты

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары ветераннары һәм «Батырлар. Герои Татарстана» мәгариф прогаммасында катнашучылар, республиканың барлык 956 муниципаль берәмлеге вәкилләре каташты. Видеоэлемтә аша съездда катнашучыларны Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников сәламләде.

Чараны «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин үткәрде. Үзенең нотыгында ул билгеләп үткәнчә, быелгы съезд - 20 нче юбилей съезд. 2005 елның сентябрендә җирле хакимият органнарына сайлаулар узды, һәм муниципаль хакимият үз эшчәнлегенә кереште. Муниципаль реформага керешкәндә гамәлдә булган барлык авыл, шәһәр һәм район Советлары диярлек сакланып калган.

"Бүген бездә Россиядә иң күп муниципалитетлар саны - 956. Җирле үзидарә системасында 15 меңнән артык депутат һәм муниципаль хезмәткәр эшли. Һәм иң мөһиме - бу еллар эчендә дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең бердәм эшендә уникаль тәҗрибә тупланды", - диде Әгъзам Гобәйдуллин.

Ул ассызыклаганча, съезд эшендә беренче тапкыр МХОдә катнашкан депутатлар катнаша. "Җирле халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы депутатлар корпусы составына махсус хәрби операциядә катнашучылар сайлануы бик мөһим. Аларның тәҗрибәсе һәм эшлекле сәләтләре хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә дә кирәк», - дип билгеләп үтте Ассоциация рәисе.

Әгъзам Гобәйдуллин ассызыклаганча, республиканың җирле хакимият органнары баштан ук куелган бурычларга ирешү өчен мөмкин булганның барысын да эшли.  

Искәртәбез, быел март аенда Дәүләт Думасы төбәкләрнең җирле үзидарә системасын сайлау хокукы турында закон кабул итте: бер дәрәҗәле системага күчү яки ике дәрәҗәле системаны саклап калу. Төбәкләрнең үзидарә моделен мөстәкыйль билгеләү хокукы турындагы инициативаны Татарстан тәкъдим итте. Шуның нәтиҗәсендә республика авыл һәм шәһәр җирлекләре составында муниципаль районнарның ике дәрәҗәле системасын саклап калды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген илдә зур үзгәрешләр бара, җирле үзидарәне камилләштерү буенча бурычлар гамәлгә ашырыла. "Соңыннан үкенергә туры килмәслек юлны сайларга кирәк. Бер дәрәҗәле система булырга мөмкин, ләкин билгеле бер шартларда. Бүген Татарстанда 40тан артык республика программасының төп өлеше авыл территорияләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Без барыбыз да көчле Россия өчен. Ләкин куәтле авыл төзелешеннән башка безнең ил ничек булачак?",- диде республика Рәисе.

Елга йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, моңарчы күрелмәгән басымга карамастан, Татарстан икътисады, төп макроикътисадый күрсәткечләр үсешен тәэмин итеп, үсүен дәвам итә. Бәяләүләргә караганда, ел йомгаклары буенча республиканың тулаем төбәк продукты 5,6 трлн сум тәшкил итәчәк (102,5%), сәнәгать җитештерүе индексы - 109% (төяп җибәрү күләме 6 трлн сумга якынлаша), төзелеш эшләре күләме - 1 трлн сумнан артык, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме - 7%ка үсеш белән 400 млрд сумнан артык, төп капиталга инвестицияләр күләме - 1,6 трлн сум. Татарстан инвестицион климат торышы буенча илкүләм рейтингта лидерлар рәтенә керә (2 урын). Республика ил субъектларында сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингында беренче урында тора.

Рөстәм Миңнеханов муниципаль бергәлеккә, битараф булмаган гражданнарга, ихтыярыйларга, бизнес-бергәлеккә, муниципаль берәмлекләр башлыкларына һәм җирле үзидарә депутатларына сугышчылар өчен гуманитар ярдәмне турыдан-туры МХО зонасына, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә җиткерүдә актив катнашканнары өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов республика предприятиеләренең илнең оборона сәләтен ныгытуга керткән зур өлешләрен билгеләп үтте. Ул искәрткәнчә, Ватанны саклаучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәт йөзеннән 2026 ел республикада Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Муниципаль берәмлекләргә, республика органнары белән бергәләп, киләсе ел тематикасындагы барлык бурычларны тормышка ашыруны тәэмин итәргә кирәк.

Татарстан Рәисе җирле үзидарә органнарының мөһим бурычы дип сугышчан хәрәкәтләр ветераннарын социальләштерүне һәм эшкә урнаштыруны атады. Быел муниципаль сайлаулар нәтиҗәләре буенча МХОдә 113 катнашучы җирле үзидарә депутаты итеп сайланды, шулардан 15 кеше «Батырлар. Герои Татарстана" кадрлар программасында катнаша.

Киләсе елның төп иҗтимагый-сәяси вакыйгасы тугызынчы чакырылыш Федераль Собрание Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачак.  

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге аерым казанышлары өчен дәүләт бүләкләре тапшырды.

Шуннан соң съездда катнашучылар бертавыштан Әгъзам Гобәйдуллинны «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе итеп сайладылар, шулай ук идарә органнарының яңа составын сайладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International