Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев Самара өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты
2013 елның 6 декабре, җомга
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Самара өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, җәмгыять советы әгъзасы, татарларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рифкәт Хуҗин, “Болгар мирасы” тарихи-мәдәни фондының Попечительлек советы рәисе Гомәр Батыршин белән очрашты.
Очрашуның башында Самара кунаклары Минтимер Шәймиевкә “Канатлы барс” истәлек билгесенең күчермәсен тапшырдылар, ул 2012 елда “Болгар мирасы” фонды тарафыннан Самара өлкәсенең Ширәй авылында куелган. Аннары “Туган тел” җәмгыяте инициативасы һәм ярдәме белән дөнья күргән якынча ике дистә китап тәкъдим ителде. Алар арасында Идел буе татарлары тарихы, русча-татарча сүзлекләр һәм ике телдә, 2012 елның декабреннән чыга башлаган “Самара татарлары” журналы бар.
Ильяс Шәкүров Минтимер Шәймиевне 1989 елда оештырылган “Туган тел” җәмгыяте эшчәнлеге белән таныштырды. Җәмгыять бүгенге көндә татар теле һәм мәдәниятен популярлаштыру буенча зур эш алып бара. Ел саен татар теле буенча олимпиадалар, конкурслар үткәрелә, Самара татарлары тормышы турынла документаль фильмнар төшерелә, татарлар яши торган шәһәрләрдә һәм авылларда милли бәйрәмнәр уздыруга ярдәм күрсәтелә. “Самара татарлары” дип аталган яңа мәгълүмати медиа-порталы эшли башлады. 2012 елда Самарада “Туган тел” җәмгыяте “Түгәрәк уен” V Бөтенроссия татар фольклоры фестивален оештыруда һәм уздыруда катнашты.
Очрашу барышында күптеллелек даирәсендә татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү проблемасы буенча фикер алыштылар. “Бүгенге көндә бу проблемалар дөньяның барлык милләтләре алдында тора, шуңа күрә туган телне өйрәнү буенча яңа юллар һәм стимул бирү ысулларын эзләргә һәм табарга кирәк” - диде Минтимер Шәймиев.
Очрашу тәмамланганда Ильяс Шәкүров Минтимер Шәймиевне киләсе елда булачак “Туган тел” җәмгыятенең 25 еллыгын бәйрәм итүгә чакырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз