Минтимер Шәймиев Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

2026 елның 15 феврале, якшәмбе

15 февраль - 120 ел элек Оренбург өлкәсендә туган бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көне (1906-1944). Бүген Татарстанда һәм илнең башка төбәкләрендә шагыйрьнең 120 еллыгына багышланган тантаналы чаралар уза.

Бүген иртән Казан Кремле диварлары янындагы 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәле итәгенә чәчәкләр салынды.

Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук иҗат берлекләре җитәкчеләре, җәмәгатьчелек һәм Татарстанның иҗат интеллигенциясе вәкилләре катнашты.

Тантанада мәртәбәле кунак булып Муса Җәлилнең кызы Чулпан Муса кызы Җәлилова катнашты.  

Элегрәк Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев «Татар-информ» агентлыгы белән Муса Җәлилнең иҗаты һәм батырлыгы турындагы фикерләре белән уртаклашкан иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International