Минтимер Шәймиев Казанда “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә Михаил Козловский фотокүргәзмәсендә булды

2014 елның 21 марты, җомга
Бүген Казанда “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә ТР Президенты матбугат хезмәтенең әйдәп баручы белгече Михаил Козловскийның юбилей фотокүргәзмәсе ачылды. 24 мартта фотографка 60 яшь тула.

Күргәзмәдә төрле жанрдагы фотографияләр – рәсми дәүләт фотохроникасы, фотопортрет, пейзажлар һәм, хәтта балалар рәсемнәре тәкъдим ителгән. Автор биредә Татарстан вәкилләре фотографияләре белән генә чикләнмәгән, бөтен дөнья кешеләре кертелгән. Козловский эшләре – танылган сәясәтчеләр, җитәкчеләр фотографияләре. Алар арасында бигрәк тә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты Владимир Путин, РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аеруча аерылып тора.

Күргәзмә ачылышында Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстанның элеккеге прокуроры Кафил Әмиров, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, “Казан Кремле” Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева булды.

Бүгенге чараны ачканда Минтимер Шәймиев, республикада мондый галереянең булуы-үзе бәхет, дип белдерде. Киләчәктә уңышлар теләп, Минтимер Шәймиев, Михаил Козловскийны матур күргәзмәсе белән котлады.

Аннан соң, Зилә Вәлиева чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, фотограф иҗатында матбугатта эшләү тәҗрибәсе зур роль уйнаган.

Михаил Козловский эшләре психологик яктан һәм геройларның шәхесен ачып бирә алуы белән аерылып тора.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләр белән 30 апрельгә кадәр танышырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International