Минтимер Шәймиев шәех Мөхәммәт Абу әл-Фатх әл-Байануни белән очрашты
2014 елның 21 мае, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Сириядән килгән шәех Мөхәммәт Абу әл-Фатх әл-Байануни белән очрашты.
Мөхәммәт Абу әл-Фатх әл-Байануни - ислам дөньясының танылган дин эшлеклеләренең берсе, Сирия хәнәфит мәзһәбенең танылган вәкиле, ислам хокуклары өлкәсендә күп санлы хезмәтләр авторы. Хәзерге вакытта әл-Кувәйт университетының ислам хокукы һәм ислам фәннәре факультеты укытучысы. Сирия кризисына кадәр Димәшкъ университетында дәресләр алып барган.
Очрашуда ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин катнашты.
Минтимер Шәймиев очрашуда катнашучыларны бүгенге бәйрәм - Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне белән котлады. Ул кунакка Болгарда ислам кабул ителү тарихын, Татарстанда ислам диненең заманча үсеше турында сөйләде, “Яңарыш” республика фонды эшчәнлеге белән таныштырды.
Мөхәммәт Абу әл-Фатх әл-Байануни, мөселманнарның изге урыннарны яңадан торгызу проекты һәм Татарстанлыларның Болгарны Россия мөселманнарының җыелу һәм традицион ислам нигезләрен өйрәтү үзәге ясарга омтылулары турында белүен әйтте. Аны “Ак мәчет” комплексы базасында оештырылучы имамнарның квалификациясен күтәрү үзәге эшчәнлеге кызыксындырды. Ул бу үзәктә укыту теләген белдерде һәм Россия Ислам университеты һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте.
Очрашу барышында республикада киләчәктә ислам дине буенча белем бирүнең үсеше мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.
Бүген Казанда, Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Хакимият ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.