“Россия һәм Куба арасында хезмәттәшлек ныгый бара һәм бу кысаларда Татарстан белән Кубаның барлык яктан да элемтәләре үсә. Без – сезнең дусларыгыз һәм Татарстан Сезнең өчен ачык”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев.
Бүген "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында, Илһам Шакиров исемендәге залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.