Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев Татарстанда уңышлы эшләве өчен Сабри Тунч Ангылыга рәхмәт белдерде
2014 елның 15 августы, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Сабри Тунч Ангылы белән очрашты, ул Татарстанда үзенең эшчәнлеген тәмамлый һәм Әнкарә шәһәренә, Төркия Тышкы эшләр министрлыгына эшкә кайта.
Сабри Тунч Ангылы – 1996 елда Төркиянең Казанда генераль консуллыгы ачылышыннан башлап, тугызынчы генераль консулы иде.
Минтимер Шәймиев билгеләгәнчә, Казанда Төркиянең генераль консуллыгын булдыру – ул Төркия Республикасы ягыннан Татарстанга карата игътибар, хөрмәт һәм кызыксыну. “Без моны югары бәялибез, безнең мөнәсәбәтләрнең актив үсеше безгә ошый”, - диде ул.
Татарстанда эзлекле һәм уңышлы эшләве өчен Минтимер Шәймиев Сабри Тунч Ангылыга рәхмәт белдерде һәм аңа киләчәктәге дипломатик эшчәнлегендә уңышлар теләде.
Сабри Тунч Ангылы белдергәнчә, Россия белән Төркия арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнашуда Татарстан Республикасы һәм аның җитәкчелеге зур роль уйный. Ул Минтимер Шәймиевкә аның эшчәнлегенә ярдәме өчен, татар һәм төрек халыклары арасында мәдәни багланышларны актив үстерүдә катнашканы өчен рәхмәт белдерде.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
декабрь, 2024 ел
Минтимер Шәймиев РФ Президентының Рәхмәте белән бүләкләнде
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәтенә лаек булды. Бүген аңа бүләкне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
20
декабрь, 2024 ел
Минтимер Шәймиев «Сетевая компания" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев белән очрашты
Бүген, Энергетик көне алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фонды рәисе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев белән очрашты.
9
декабрь, 2024 ел
Минтимер Шәймиев татарстанлыларны Ватан Геройлары көне белән котлады
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясенең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев татарстанлыларны Ватан Геройлары көне белән котлады. Аның видеокотлавы Казан ратушасында, әлеге бәйрәмгә багышланган тантанада күрсәтелде.
28
ноябрь, 2024 ел
Минтимер Шәймиев Руслан Аушев белән очрашты
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Ингушетия Республикасының Беренче Президенты (1993-2001 еллар), Советлар Союзы Герое, Россия дәүләт, хәрби һәм җәмәгать эшлеклесе Руслан Аушев белән очрашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз