Болгарның Ак мәчетендә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме узды

2015 елның 3 гыйнвары, шимбә
Бүген Болгарның Ак мәчетендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган Мәүлид ән-Нәби бәйрәме узды.

Бәйрәм тантанасында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдин һ.б. катнашты.

Искә төшерәбез, 2014 елның 23 декабрендә мөселман календаре буенча Рабигыль-әүвәл ае башланды, бу айда Мөхәммәд пәйгамбәр туган.

Бу ай дәвамында Татарстан мәчетләрендә һәм мәдрәсәләрендә бәйрәм чаралары уза, анда Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы турында сөйлиләр, Коръән укыйлар. Элек бу бәйрәм гаилә эчендә генә уздырыла иде, ә соңгы ун елда киң күләмдә оештырыла башлады.

Бүгенге бәйрәм чарасы көндезге намаз укудан башланды, аннары Ак мәчет имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов Коръән аятьләре укыды.

Мөселманнарны бәйрәм белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдин һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев котлады.

“Мәүлид – Мөхәммәд пәйгамбәргә хөрмәтләүче олы бәйрәм. Бу Мөхәммәд пәйгамбәрне олылау, аңа үзебезнең догаларны җиткерү өчен мөмкинлек бирә. Без бу мөмкинлекне шатланып кулланабыз һәм кулланырга тиешбез дә”, - дип белдерде үзенең чыгышында Минтимер Шәймиев.

Ул шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән бәйрәм котлавын җиткерде.
Бәйрәм чарасы татар телендә Салават догасы, кыска сүрәләр уку белән дәвам итте, һәм кояш бату алдыннан, намаз уку белән тәмамланды.

Соңыннан Минтимер Шәймиев һәм Камил Сәмигуллин журналистларның сорауларына җавап бирделәр һәм республика мөселманнары өчен бу бәәйрәмнең бик мөһим булуын ассызыкладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International