Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев Ольга Дергунова белән очрашты
2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясенең икътисади үсеш министры урынбасары – Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык җитәкчесе Ольга Дергунова белән очрашты. Ул бүген Казанга Дәүләт милке белән идарә итү буенча агентлыкның ТРдагы территориаль идарәсенә яңа җитәкче билгеләнү уңаеннан килде.
ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова кунакларга борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеген яңадан торгызу буенча фондның эшчәнлеге турында сөйләде.
Очрашу барышында Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык карамагында булган бу объектларны яңадан торгызу, реставрацияләү һәм саклау буенча кайбер мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Очрашуда Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасарлары Игорь Бабушкин һәм Павел Фрадков, Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның ТРдагы территориаль идарәсе җитәкчесе Гөлнара Сергеева, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
декабрь, 2024 ел
Минтимер Шәймиев РФ Президентының Рәхмәте белән бүләкләнде
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәтенә лаек булды. Бүген аңа бүләкне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
20
декабрь, 2024 ел
Минтимер Шәймиев «Сетевая компания" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев белән очрашты
Бүген, Энергетик көне алдыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фонды рәисе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев белән очрашты.
9
декабрь, 2024 ел
Минтимер Шәймиев татарстанлыларны Ватан Геройлары көне белән котлады
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясенең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев татарстанлыларны Ватан Геройлары көне белән котлады. Аның видеокотлавы Казан ратушасында, әлеге бәйрәмгә багышланган тантанада күрсәтелде.
28
ноябрь, 2024 ел
Минтимер Шәймиев Руслан Аушев белән очрашты
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Ингушетия Республикасының Беренче Президенты (1993-2001 еллар), Советлар Союзы Герое, Россия дәүләт, хәрби һәм җәмәгать эшлеклесе Руслан Аушев белән очрашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз