Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Бүген Болгарда “Яңарыш” фондының 5 еллыгын билгеләп үттеләр
2015 елның 17 феврале, сишәмбе
Бүген Болгарда “Яңарыш” фондының 5 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, ТРның Спас районы башлыгы Камил Ногаев һәм башка рәсми затлар катнашты.
Болгарга килгәч, Минтимер Шәймиев кунакханә комплексы төзү өчен билгеләнгән урынны карады. Аннары кунаклар Болгар цивилизациясе музеена киттеләр, анда “Яңарыш” фондының 5 еллыгына багышланган “Борынгы Болгар яңарышы” күргәзмәсе ачылды. Фотокүргәзмәдә 40 ка якын фоторәсем тәкъдим ителгән. Биредә Истәлек билгесе, Хан сарае, Ак мәчет, Икмәк музее һ.б. шундый объектларның төзелеш, яңадан торгызу һәм консервация этапларының тарихи фотоларын карарга мөмкин.
Күргәзмәне Татарстанның Спас районы укучыларының Болгарның үткәне һәм киләчәгенә багышланган рәсемнәре тулыландырган. Минтимер Шәмиев бу эшләргә югары бәя бирде һәм аларның киләчәге белән кызыксынды. Татьяна Ларионова белдергәнчә, балалар рәсемнәре Болгар һәм Зөягә багышланган республика конкурсында катнашачак. Моннан тыш, алар республика ММЧ нда дөнья күрәчәк. Балалар эшләнмәләрен сәүдә урыннарында да күрергә мөмкин булачак.
Минтимер Шәймиев Болгарның 2 нче урта мәктәбе укучылары эшләгән проект белән кызыксынды. Балалар Болгар буенча экскурсия үткәрү, борынгы шәһәр символикасы төшерелгән фоторамалар җитештерү һәм сату буенча бизнес-компания оештырган. Алар шулай ук тарихи костюмнар теккән, туристлар исә аларны киеп, акча түләп фотога төшә ала, әмма бу хезмәт - түләүле.
Болгар цивилизациясе музеендагы күргәзмәне караганнан соң, Минтимер Шәймиев Татарстанның Спас районы активы белән очрашты.
Болгарда биш ел дәвамында алып барылган эшчәнлек нәтиҗәләре турында Камил Ногаев доклад ясады. Ул нәкъ 5 ел элек, 17 февральдә, “Яңарыш” республика фонды оештырылуын искә төшерде.
“Минем алда бүген бик мактаулы миссия тора. Сессиядә безнең депутатлар Спас районының мактаулы гражданы исемен булдыру инициативасы белән чыктылар, һәм безнең районның беренче мактаулы гражданы итеп Минтимер Шәймиевне тәкъдим иттеләр”, - дип белдерде Камил Ногаев. Шуннан соң ул Минтимер Шәймиевкә тиешле документны тапшырды. Моннан тыш, Татьяна Ларионовага ТР Спас районы башлыгының мактау грамотасы тапшырылды.
“Бүген “Яңарыш” фондын булдыру турында Татарстан Президенты Указы имзалануга нәкъ 5 ел”,- дип искә алды Минтимер Шәймиев үзенең чыгышын башлаганда. – Бүгенге көнгә бик күп эшләр эшләнде. Без Болгар комплексын шушы хәлгә җиткерә алдык, ул бөтендөнья универсаль хәзинә буларак танылды һәм ЮНЕСКО исемлегенә керде. Бу киләчәк буыннар бәя бирәчәк бик зур вакыйга”.
Минтимер Шәймиев шулай ук хәзерге вакытта Зөя утрау-шәһәрлеген ЮНЕСКО исемлегенә кертү буенча зур эшләр барганын ассызыклады.
Ул “Яңарыш” фонды проектын яклаучыларга һәм изге ядкәрләрне яңадан торгызуда актив катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Бу чара “Яңарыш” фондының рәхмәт хатларын тапшыру һәм бәйрәм концерты белән тәмамланды.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
гыйнвар, 2026 ел
Владимир Путин Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады
Бүген кич Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка шалтыратып, аны туган көне белән котлады.Әңгәмә барышында Владимир Путин Минтимер Шәрип улының күтәренке тавышын ишетергә шат булуын билгеләп үтте һәм аңа сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләр теләде.
Михаил Мишустин Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады.
Минтимер Шәймиев туган көне белән котлаулар кабул итә
Бүген Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка 89 яшь тулды. Аның адресына дәүләт, төбәк һәм республика җитәкчеләреннән, җәмәгатьчелек вәкилләреннән, фән, мәгариф һәм мәдәният эшлеклеләреннән, ил һәм Татарстан халкыннан күп санлы котлаулар килә.
18
декабрь, 2025 ел
Минтимер Шәймиев ТР Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды эшендә катнашты
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары ветераннары һәм «Батырлар. Герои Татарстана» мәгариф прогаммасында катнашучылар, республиканың барлык 956 муниципаль берәмлеге вәкилләре каташты. Видеоэлемтә аша съездда катнашучыларны Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников сәламләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз