Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев: “Болгар һәм Зөяне яңадан торгызу өчен биш ел эчендә бик күп эшләнде”
2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
Бүген Зөя утрау-шәһәрлегендә “Яңарыш” республика фондының 5 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу вакыйга кысаларында Зөя тарих музее экспозициясенең икенче өлешен ачу тантанасы булды.
Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Александр Тыгин, ТР ФАнең Археология институты директоры Айрат Ситдиков, Зөя утрау-шәһәрлеге дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музее директоры Артем Силкин һ.б. катнашты.
“Яңарыш” республика фонды инициативасы буенча Зөя утрау-шәһәрлегендә Елга вокзалы мәйданында тематик сквер хасил булачак. Чара башланганчы, Минтимер Шәймиев булачак сквер урынын карады. “ТР Президенты тарафыннан 2015 ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Быел Зөядә һәм Болгарда яңа скверлар булыр дип уйлыйм”, - дип билгеләп үтте ул.
ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фонды бу скверлар концепциясен эшләгәндә, аларның тарихи, мәдәни һәм ландшафт үзенчәлекләрен исәпкә алалар. ТР Дәүләт киңәшчесе сөйләвенчә, Татарстан Президентының попечительлек советлары булдыру һәм шәһәр паркларын эре предприятиеләргә беркетү карары нигезендә, Зөя утрау-шәһәрлеге өчен “Майский” совхозы җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Ганиев рәислегендә, борынгы Болгар шәһәре өчен “Алексеевскдорстрой” ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев рәислегендә попечительлек советлары оештырылды.
Экспозициянең икенче өлеше Зөянең XX гасыр һәм XXI гасыр башы тарихына, шулай ук утрауның төрмә учреждениеләре тарихына багышланган.
Минтимер Шәймиев Зөя музее тарихи материллар белән тулылануын дәвам итә, дип белдерде. “Биредәге экспонатлардан аерылып булмый. Тарих һәм мираска бик якын киләсең. Музей карамагында материаллар эзләү белән шөгыльләнүче фәнни төркемнәр эшләде, хәзер алар заманча технологияләр кулланылып тәкъдим ителә”, - диде ул.
Аның сүзләренә караганда, хәзер Зөя тарих музеенда безнең тарихның мөһим этапларын һәм хәзерге көнен күрсәтүче экспонатлар һәм документлар булуы зур кыйммәткә ия.
ТР Президентының “Яңарыш” фондын гамәлгә кую турындагы Указы имзалаганнан бирле биш ел узды. Бу вакыт эчендә Болгарны һәм Зөяне торгызу өчен бик зур эш башкарылды”, - диде Минтимер Шәймиев.
Татьяна Ларионова сөйләвенчә, Зөядә православие һәйкәлләрен торгызу эшләре дәвам итә.
“Биредә эшләрне дәвам итәбез. Зөягә килгән туристлар утрауның энегетикасын тойсын, табигате һәм мәдәнияте аларны рухландырсын, шатландырсын һәм көч бирсен өчен тырышачакбыз”, - диде ул.
“Татар-информ” МА, ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
гыйнвар, 2026 ел
Владимир Путин Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады
Бүген кич Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка шалтыратып, аны туган көне белән котлады.Әңгәмә барышында Владимир Путин Минтимер Шәрип улының күтәренке тавышын ишетергә шат булуын билгеләп үтте һәм аңа сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләр теләде.
Михаил Мишустин Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады.
Минтимер Шәймиев туган көне белән котлаулар кабул итә
Бүген Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка 89 яшь тулды. Аның адресына дәүләт, төбәк һәм республика җитәкчеләреннән, җәмәгатьчелек вәкилләреннән, фән, мәгариф һәм мәдәният эшлеклеләреннән, ил һәм Татарстан халкыннан күп санлы котлаулар килә.
18
декабрь, 2025 ел
Минтимер Шәймиев ТР Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды эшендә катнашты
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары ветераннары һәм «Батырлар. Герои Татарстана» мәгариф прогаммасында катнашучылар, республиканың барлык 956 муниципаль берәмлеге вәкилләре каташты. Видеоэлемтә аша съездда катнашучыларны Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников сәламләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз