Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә 1982-1989 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты (обком) беренче секретаре, 1989-1990 елларда КПСС ҮК секретаре,1989-1991 елларда СССР халык депутатлары съездында халык депутаты булган Гомәр Усманов белән хушлаштылар. Матәм җыенында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Моратов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башка бик күп рәсми затлар катнашты.
Мәрхүм белән хушлашу чарасын ТР Хөкүмәте җитәкчелеге вәкиле Шамил Гафаров ачты. “Гомәр Исмәгыйль улы чирек гасырга якын республика белән җитәкчелек итте. Ул елларда ирешелгән икътисади уңышларга таянып, Татарстан башка төбәкләр арасында алдынгы урыннарның берсен алды. Бетмәс-төкәнмәс көч-дәрте, оештыру сәләте, һәрвакыт дөрес карар кабул итә белүе белән ул республикада һәм аннан читтәге төбәкләрдә дуслары һәм хезмәттәшләре арасында зур хөрмәткә лаек булды”, – диде ул үзенең чыгышында.
Президент Рөстәм Миңнеханов исә мәрхүмнең хезмәт юлларын, эшчәнлеген барлады. “Гомәр Исмәгыйль улы гомерен республикабызга, илебезгә хезмәт итүгә багышлады. Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләре, “Нижнекамскнефтехим”, “Нижнекамск шинасы”, “Казаньоргсинтез”, “КамАЗ” кебек зур предприятиеләр, энергетика комлексы төзелеше – боларның һәммәсе аның эшчәнлеге елларына туры килә. Гомәр Исмәгыйль улы икътисадның барлык тармакларын белә торган кеше иде. Шулай ук ул күп көчен авылны, агросәнәгать комплексын үстерүгә багышлады. Әлбәттә, ул җитәкчелек иткән чорда булдырылган база республикабыз үсеше, бүгенге уңышларыбыз өчен нигез булып тора. Мин аның белән турыдан-туры эшләмәсәм дә, соңгы елларда без еш очраштык. Гомәр Исмәгыйль улы республикабызда булган хәлләрне күзәтеп барды, борчылды, уңышларыбызга сөенде. Без бүген үзебезнең тугры өлкән иптәшебезне югалттык. Гомәр Исмәгыйль улын онытмаячакбыз, ул безнең хәтерләрдә мәңге сакланачак”, – дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында һәм мәрхүмнең туганнарының олы кайгысын уртаклашты.
Аннан соң сүз алган ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җәмгыять үсешенең кайсы гына этабында эшләсәләр дә, беренче җитәкчеләр өчен җиңел чорлар булмавын ассызыклады. Гомәр Исмәгыйль улы 16 ел буе республиканың Министрлар Советы рәисе вазыйфасында хезмәт куйды. Ул вакытта моның өчен кыюлык та, нервлар да, сабырлык та кирәк иде. Гомәр Исмәгыйль улы гомере буе республикабыз алга барсын, башка төбәкләр арасында күзгә күренеп торсын өчен тырышты. Ул эшенә, республика һәм җәмгыять идеалларына тугры кеше булды, дип сөйләде Гомәр Усманов белән 30 ел буе кулга-кул тотынып эшләгән Минтимер Шәймиев. “Гомәр Исмәгыйль улы – таләпчән җитәкчеиде. Ул, башкалардан бигрәк, иң беренче чиратта, үз-үзенә таләпчән иде: иртәдән кичкә кадәр аяусыз көч куйды. Әлбәттә, синнән нидер таләп итсәләр, канәгать булмыйсың. Вакыт узгач кына мондый кешеләрнең безне кеше итүләре, холкыбызны тәрбияләүләренә төшенәсең”, – диде ул үзенең чыгышында.
ТР парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, кеше ничә яшьтә генә булмасын, аның якты дөньядан китүе турындагы хәбәрне ишетү һәрберебезне дөньяның фанилыгы, яшәлгән еллар, эшләнгән эшләр турында уйларга этәрә. “Гомәр Усманов – үз халкының югары карьера биеклегенә ирешкән улы. КПСС ҮК секретаре дәрәҗәсенә үсеп җитү һәркемнең кулыннан килми. Моның артында хезмәт тә, партиягә тугрылык та, тәҗрибә дә, кеше күңеле дә тора”, – дип сөйләде ТР Дәүләт Советы Рәисе. Гомәр Усманов аның тормышында да зур роль уйнаган. “Бу дөньяда лаеклы яшәп, Татарстан Республикасы тарихында тирән эз калдыру һәркемгә бирелми. Гомәр Исмәгыйль улы шундый кешеләр рәтеннән иде. Зур рәхмәт аңа. Безнең бурыч исә – аны хәтерләү, республикабызның ул чордагы үсеше турындагы хакыйкатьне киләчәк буынга тапшыру”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
ТР Президенты ярдәмчесе Равил Моратов та Гомәр Усмановның, аның кеше буларак формалашуында, ныгуында әһәмиятле урын тотканлыгы турында сөйләде. Мәрхүмнең якташлары исеменнән аның якыннарының кайгысын Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов уртаклашты.