Казандагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган парад

2015 елның 9 мае, шимбә

Бүген Казанның Ирек мәйданында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, тантаналы парад узды. Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм республиканың министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләре, башка вазифаи затлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, казанлылар һәм башкала кунаклары катнашты.

Җиңү парады видеоэкраннарда дәһшәтле сугыш елларында хакимлек иткән рухны чагылдырган күренешләр, фотосурәтләр белән озатылып барган чыгышлардан, тылда калган хатын-кызларның якыннарын зарыгып көтү хисләре тасвирланган шигырьләр, җырлар, сәхнәләштерелгән биюләрдән башланды. Аннан соң мәйданга Россия һәм Татарстан әләмнәре, Җиңү байрагы чыгарылды. Алга таба парад барышында Мәскәүдә Кызыл мәйданда уза торган хәрби парадтан күренешләр экраннан тәкъдим ителде. Тантанада катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать итте.

“Бүген, бу юбилей датасын билгеләп үтеп, без янә нацизм өстеннән Җиңүнең бөеклеген аңлыйбыз. Нәкъ менә ата-бабаларыбызның шушы кара көчне җиңеп юкка чыгара алуы белән горурланабыз. Гилтер авантюрасы бөтен дөньяви җәмәгатьчелек өчен кырыс сабакка әверелде. Ул вакытта, узган гасырның 30 нчы елларында, алга киткән Ауропа нацизм идеологиясендәге олы куркынычны шундук тоя алмады. Хәзер, 70 ел узгач, тарих янә аң булырга һәм уяулыкка өнди. Без раса өстенлеге идеясенең иң канкойгыч сугышка китергәнен онытырга тиеш түгелбез. Аңа Җир шары халкының 80 процентка якын өлеше җәлеп ителгән. Советлар Союзы үз өстенә дошманның иң кырыс һөҗүмен кабул итүгә дучар булды. Туган җир азатлыгы өчен бөтен күп милләтле халык көрәште...Сугышның михнәте бар кешегә дә төште. Бар кеше күмәк булып, Ватанны саклау өчен үлмәс батырлык кылды.. Бөек Ватан сугышы ветераннары бүген кайда гына яшәмәсен, алар монда Россиядә үзләренең каһарманлыгы, батырлыгы, фронт туганлыгына тугрылыгы, түземлелегенең югары дәрәҗәдә хөрмәтләнүен белергә тиеш...” - дигән юллар бар Путин мөрәҗәгатендә.

Илбашы чыгышыннан соң, яу кырында ятып калган солдатлар рухына бер минут тынлык игълан ителде. Аннан соң Россия Федерациясе гимны яңгырады.

Казандагы Җиңү парадында катнашучы сугыш ветераннарын һәм Татарстан халкын Җиңү бәйрәме белән тәбрикләп, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. “Хөрмәтле парадта катнашучылар, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, Казан гарнизоны гаскәрләре хәрбиләре, Дәүләт Советы, Хөкүмәт һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллык юбилее белән чын күңелдән котлыйм.

70 ел элек Ватаныбыз һәм бөтен кешелекне милли коллыктан азат итү өчен канкойгыч сугыш тәмамланды. 1945 нче елның 9 нчы мае илебезнең бөеклеге, аның күп милләтле халкының батырлыгы һәм чыдамлыгы символына әверелде. Бу бәйрәм безнең державаның куәтен һәм көчен, халкыбызның бердәмлеген чагылдыра. Җиңү көне – мәңгелек бәйрәм. Ул барлык яшьтәге, һәммә милләт һәм дин вәкилләре өчен бертигез якын. Бүген һәр гаиләдә коточкыч сугыш корбаннарын искә алалар. Бөек Җиңүнең бәһасе бик зур булды”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан лидеры республикадан 700 меңләп кешенең сугышка киткәнен, аларның яртысының яу кырында ятып калганын, якташларыбызның 200 меңенең орден һәм медаль иясе, 250 дән артыгының Советлар Союзы Герое һәм Дан орденының тулы кавалерлары булуын билгеләп үтте.

“Без күп миллионлы тыл хезмәтчәннәре армиясе белән горурланабыз, партия һәм совет хезмәткәрләренең Җиңүгә керткән өлешен зурлап бәялибез. Халык күңелендә өмет чаткылары уятырга омтылган православие һәм мөселман дине әһелләрен хәтердә тотабыз. Геройларга мәңгелек дан, сугышта үлгәннәргә мәңгелек хәтер!” - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул татарстанлыларның “Үлемсез полк” бөтенроссия киңкүләм акциясендә актив катнашканын билгеләп үтте. Бу буыннарның өзелмәс элемтәсен дәлилли, диде.

“Җиңү көнендә һәммәгезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Җиңүче халыкка һәм аның батыр Армиясенә мәңгелек дан! Ура!” – дип төгәлләде Татарстан лидеры чыгышын.

Рөстәм Миңнеханов чыгышыннан соң, Татарстан гимны яңгырады һәм Ирек мәйданында Казан гарнизоны хәрбиләре парады башланды. Аны Казан Суворов хәрби училищесында тәрбияләнүчеләр ачып җибәрде. Алар артыннан мәйдан буйлап Бөек Ватан сугышы фронтлары штандартларын күтәргән хәрбиләр, Казан югары хәрби команда училищесы курсантлары һәм офицерлары, РФ ЭЭМның Казан юридик институты курсантлары, кадет мәктәп-интернатларында тәрбияләнүчеләр,  РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре, Казан югары хәрби команда училищесының почет каравылы ротасы, махсус билгеләнештәге гаскәрләр, локаль сугышлар һәм хәрби низагларда катнашкан ветераннар маршы булды. Мәйдан буйлап хәрби техника узды. Парадны легендар “День Победы” җыры белән Казан гарнизонының җыелма хәрби оркестры тәмамлады.

Аннан соң ретро авто-мототехника колоннасы үтте. Спорт федерацияләре вәкилләре сугышчан осталыгын күрсәтте. Бәйрәм балалар коллективларының чыгышлары белән дәвам иттерелде.

Бүгенге бәйрәм чараларына сәгать кичке 10да бәйрәм салюты нокта куячак. 10 минут чамасы дәвамында һавага җибәреләчәк залплар һәммәбезгә Бөек Җиңүнең югары бәһасен искә төшерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International