Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев Мәскәүдә Россия Федерация Советы утырышында чыгыш ясады
2015 елның 20 мае, чәршәмбе
Бүген Мәскәүдә РФ Федераль Җыены Федерация Советының 374 нче утырышында ТР Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының Тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне яңадан торгызу республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев доклад ясады. Ул Федерация Советы әгъзаларына Татарстанның тарихи-мәдәни мирасны яңадан торгызу буенча тәҗрибәсе турында сөйләде.
“Без Минтимер Шәрип улы Шәймиевне Россиянең абруйлы дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе буларак яхшы беләбез, - диде РФ Федераль Җыенының Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко, Минтимер Шәймиевне трибунага чакырып. – Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы җитәкчелегендә республиканың нинди көчле үсеш алганын без беләбез. Һәм бүген дә Татарстан Республикасы икътисадый, социаль, инфраструктура, инвестицион үсеш өлкәләрендә алдынгылардан санала. Җиде ел дәвамында Минтимер Шәймиев Федерация Советы әгъзасы булды”.
Үзенең чыгышында Минтимер Шәймиев Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлегенең уникаль ядкәрләрен яңадан торгызу белән шөгыльләнүче “Яңарыш” республика фондының оештырылуы турында җентекләп сөйләде. Ул узган ел Болгар тарих-археология комплексының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелүен искә төшерде.
“Хәзер без Зөянең аерым объектларын ЮНЕСКОга кертү өчен әзерлибез. Бу юл озын, катлаулы, авыр. Дөнья зур, бу исемлеккә керергә теләүчеләр бик күп”, - диде Минтимер Шәймиев.
Гомумән кеше һәм җәмгыятьнең рухи яңаруы, шул исәптән тарихи-мәдәни ядкәрләрне яңадан торгызуга килсәк, бу иң катлаулысы. “Ләкин аның белән шөгыльләнергә кирәк. Бервакытта да кичектерергә ярамый. Мин моңа инандым”,- дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
Ул тарихи мирасны яңадан торгызуга өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерде, төп меценатларның исемнәрен атады. Шулай ук ул тарихи ядкәрләрне яңадан торгызу Татарстанга туристларның килүенә ярдәм итүен белдерде. Узган ел Болгарда 280 мең, Зөядә 180 мең, ә Казан Кремлендә 1,5 млн. кеше булган.
Чыгышы тәмамланганнан соң, Валентина Матвиенко Минтимер Шәймиевкә Федерация Советының югары бүләге - “ Парламентаризм үсешендә күрсәткән хезмәтләре өчен” дигән мактау билгесен тапшырды.
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы Вәкаләтле Вәкиллеге матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
гыйнвар, 2026 ел
Владимир Путин Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады
Бүген кич Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка шалтыратып, аны туган көне белән котлады.Әңгәмә барышында Владимир Путин Минтимер Шәрип улының күтәренке тавышын ишетергә шат булуын билгеләп үтте һәм аңа сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләр теләде.
Михаил Мишустин Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны туган көне белән котлады.
Минтимер Шәймиев туган көне белән котлаулар кабул итә
Бүген Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка 89 яшь тулды. Аның адресына дәүләт, төбәк һәм республика җитәкчеләреннән, җәмәгатьчелек вәкилләреннән, фән, мәгариф һәм мәдәният эшлеклеләреннән, ил һәм Татарстан халкыннан күп санлы котлаулар килә.
18
декабрь, 2025 ел
Минтимер Шәймиев ТР Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды эшендә катнашты
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советының XX съезды узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары ветераннары һәм «Батырлар. Герои Татарстана» мәгариф прогаммасында катнашучылар, республиканың барлык 956 муниципаль берәмлеге вәкилләре каташты. Видеоэлемтә аша съездда катнашучыларны Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников сәламләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз