Рөстәм Миңнеханов: Республика дәүләт корылышының чирек гасырдан бирле төп үзенчәлеге – хакимиятнең барлык дәрәҗәләре һәм тармаклары гамәлләренең бердәмлегендә

2015 елның 30 мае, шимбә

Барлык чакырылышлар Татарстан Республикасы депутатларының һәм җәмәгатьчелегенең Татарстанның хәзерге заман тарихында парламентаризмны торгызуның 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелышы бүген Казанда Салих Сәйдәш исемендәге Зур концерт залында узды.

Чарада Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Александр Жуков, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, XII чакырылыш Татарстан Республикасы Югары Советы депутатлары һәм аларның тарихи дәвамчылары – республика Дәүләт Советының барлык биш чакырылышы депутатлары катнашты.

Шулар арасында 700 кунак – Россия регионнары парламентлары җитәкчеләре, Россия Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, кайбер чит илләр парламентлары вәкилләре.

Федерация Советы исеменнән тантанада катнашучыларны Татарстанның хәзерге заман тарихында парламентаризмны торгызуның 25 еллыгы белән Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко котлады. «Бүген без билгеләп үтә торган бу мөһим дата республика тарихының яңа сәхифәсен ача, - диде Валентина Матвиенко. - Һичшиксез, Россиядә демократик институтлар формалашу күп очракта бөтендөнья тенденцияләре кысаларында барды, әмма безнең илдә парламентаризмның үз тәҗрибәсе бар, ул тамырлары белән электән килгән халык хакимиятенә барып тоташа».

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, узган чор катлаулы иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга бай булды.

«Республиканың иң яңа тарихы катлаулы шартларда башланды, - диде ул. – Ул елларда идарәнең күп механизмнары какшады, күпләр иҗтимагый үсешнең мөһим мәсьәләләрен урамда хәл итәргә мөмкин дип санады. Шуңа да карамастан, республика Югары Советы җаваплылыкны бөтен тулылыгы белән үзенә алды, татарстанлыларның күбесе хуплаган каралар кабул итте. Республиканың иң яңа тарихында Татарстанның дәүләт суверенлыгы турындагы Декларация, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасын кертү, Татарстан Республикасы гомумреспублика референдумы нәтиҗәләре буенча кабул ителгән Конституция аерым роль уйнады».

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Югары Советның соңгы составы, Татарстанның дәүләт суверенлыгы турындагы Декларациягә таянып, республиканың дәүләт символларын гамәлгә куйды, 120дән артык нигези закон кабул итте. Бу документлар сәяси һәм социаль тотрыклылыкны һәм милләтара татулыкны тәэмин итте, диде ул.

Парламент эшенең күп кенә мөһим традицияләренә нәкъ менә шул заманнарда нигез салынды, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Башында Минтимер Шәрип улы Шәймиев торды. Ул Югары Совет утырышларына абруйлы, гыйлемле һәм башка фикерләргә ихтирам белән җитәкчелек итте. Бу парламентның киләчәк эшенә зур этәргеч булды».

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу традицияләрнең бүген дә дәвам итүе бик күркәм.

«Республика дәүләт корылышының чирек гасырдан бирле төп үзенчәлеге – хакимиятнең барлык дәрәҗәләре һәм тармаклары гамәлләренең бердәмлегендә. Мондый консолидация республикага күп проблемаларны читләтеп үтәргә ярдәм итте. Татарстанда закон чыгару һәм башкарма хакимият арасында конструктив диалог урнашты. Иң катлаулы хәлләрдә дә без дөрес һәм төптән уйланылган карарлар кабул иттек», - дип белдерде аннары Рөстәм Миңнеханов.

«Федераль үзәк белән дә без яңа дәрәҗәгә чыктык, бу аеруча мөһим, - диде Рөстәм Миңнеханов. - 1994 һәм 2007 еллар шартнамәләре аларның ныклы хокукый базасына әверелде. Ил җитәкчелегенең төрле яклап хуплавы безгә әһәмиятле проектларыбызны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Бүген Татарстан – Россия Федерациясенең динамик үсеш алган һәм таянырлык регионнарыннан берсе. Һәм Татарстанның Дәүләт Советы федераль законнар үсешенә дә үз өлешен кертә - ул еш кына закон чыгару инициативасын файдалана башлады».

«Һичшиксез, республиканың иң яңа тарихында граждан җәмгыяте институтлары аерым роль уйнады, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген 5,5 мең төрле типтагы иҗтимагый берләшмә – җанлы һәм даими рәвештә яңарып торучы организм. Аларның һәрберсенең үз тарихы, үз лидерлары, үз казанышлары һәм проблемалары. Республика тормышын Татарстан Республикасы Халыклары ассамблеясе һәм Иҗтимагый палатасы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Рус этно-мәдәни берләшмәсе, профессиональ һәм иҗат берлекләре, партияләр һәм иҗтимагый хәрәкәтләр эшчәнлегеннән, ветераннардан һәм яшьләрдән, күп санлы массакүләм мәгълүмат чараларыннан башка күз алдына да китереп булмый».

25 ел эчендә татарстанлыларның да социаль кыяфәте үзгәрде, яңа профессияләр һәм социаль төркемнәр барлыкка килде, әйләнә-тирә дөньябыз турында карашларыбыз киңәйде, тулаем без үзебез тәҗрибәлерәк һәм кыюрак була башладык.

«Без Татарстанның Россиядән читтә дә билгеле булуына горурланабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Безне икътисадый үсеш темпларыбыз, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыгыбыз, тарихи-мәдәни мираска сакчыл мөнәсәбәтебез, рухиятне үстерүебез һәм ихлас кунакчыллыгыбыз өчен хөрмәт итәләр. Республиканы халыкара тану инвестицияләр өчен дә, аеруча перспектив проектларны гамәлгә ашыру өчен дә яңа мөмкинлекләр ача».

Элеккегечә үк безнең өчен төп приоритет – туган республикабызның чәчәк атуы һәм татарстанлыларның яхшы тормышы, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Ул шулай ук барлык чакырылыш депутатларына, Татарстанның күп милләтле халкы өчен тырыш хезмәтләрен олылап, ихлас рәхмәтен белдерде.

Тантаналы җыелышның турыдан-туры трансляциясе «Татарстан – Яңа гасыр» («ТНВ») телеканалы аша һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сайтында алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International