Вадим Потомский Орел өлкәсенең тарихи объектлары турында сөйләде. Ул билгеләгәнчә, Татарстанга килүенең максаты Татарстан Республикасы һәм Орел өлкәсе арасында хезмәттәшлекне киңәйтү, шул исәптән мәдәни мирасны саклауда да.
Бүген "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында, Илһам Шакиров исемендәге залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.