Минтимер Шәймиев Абхазия Премьер-министры Артур Миквабия белән очрашты

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе бүген Казан Кремлендә Абхазия Республикасы Премьер-министры Артур Миквабия белән очрашты.
Абхазия делегациясе Казанга бүген килде.

Минтимер Шәймиев дәрәҗәле кунакны сәламләп, Абхазия җитәкчелеге җилкәсенә Абхазия Республикасы статусын яклау кебек авыр һәм күпьеллык бурыч төште, дип билгеләде.

Ул шулай ук Татарстан бүген, Россия-Абхазия мөнәсәбәтләре кысаларында, Абхазия белән актив хезмәттәшлек итә, дип ассызыклады. Дуслык һәм хезмәттәшлек турындагы ике республика арасындагы килешү 1990-2004 елларда Абхазия Президенты булган Владислав Ардзинба катнашында 1994 елда имзаланган иде.

“Ул тормышын үз халкының азатлыгы өчен багышлаган көчле көрәшче иде. Минем өчен Владислав Ардзинба – ул барлык абхаз халкының үрнәге”, - дип үзенең Ардзинба турындагы истәлекләре белән уртаклашты Минтимер Шәймиев.

“Сез абхаз халкы арасында бик абруйлы, без барыбыз да Сезнең1990елларда безнең республикага күрсәткән ярдәмегезне онытмыйбыз”, дип мөрәҗәгать итте Абхазия Премьер-министры Минтимер Шәймиевкә, һәм аны Абхазиягә кунакка чакырды.

Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International